20 мая 2015
Еллар шавы оныттырмаслык Җиңү

«Җиңү уты буыннар хәтерендә» дип аталган конкурска йомгак ясалды.

19 нчы май көнне, Казан федераль университеты музееның актлар залында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Җиңү уты буыннар хәтерендә» дип аталган конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды. 

Җиңү... Ә без Бөек Җиңү турында нәрсә беләбез? Ул бит 9 май көнне парадка чыгу белән генә чикләнми, әлеге көн батырларны искә алу, хәтерне яңарту көне дә. Бу елда яшь буынны Җиңү тарихы белән якыннанрак таныштыруга юнәлдерелгән күп төрле чаралар узды. Университетта узган әлеге конкурс та шул юнәлештә. 

Студентлар, аспирантлар, мөгаллимнәр арасында уздырылган бу конкурста 20 меңнән артык кеше катнашкан. Шуларның 70 е генә җиңүчеләр булган. 210 кеше лауреат исемен алган. Җиңүчеләрне герой-шәһәр Волгоградка бару белән бүләкләделәр, лауреатларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар арасында татар журналистикасы кафедрасы студентлары да бар. Беренче курс студентлары Мәрьям Насыйрова, Эльвира Гайнетдинова - җиңүче, ә өченче курстан Раил Садретдинов, дүртенче курстан Ландыш Гарифуллина, бишенче курстан Алисә Сабирова лаурет булды.  

Источник информации: Ландыш Гарифуллина