19 мая 2015
Кытайга барып булса да белем ал......

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Кытайның Хунан провинциясендәге Чжэнчжоу университеты вәкиле Чжоу әфәнде белән очрашу булды. Кунакны институт директоры,  филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов  кабул итте. Чжоу әфәнденең  Казан федераль университетына килү максаты ­ ике университет арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, укытучылар алмашу турында килешү һәм кытай телен өйрәнүче студентларны Чжэчжоу университетына тел өйрәнү курсларына чакыру иде. Яклар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар, киләчәктә ике университет арасында дустанә мөнәсәбәтләр булыр дигән фикердә калдылар.

Соңыннан  Чжоу әфәнде Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә татар һәм кытай телләрен өйрәнүче студентлар белән очрашты. Студентлар, очрашу вакытында, Чжоу әфәндегә кытай теленнән белемнәрен күрсәтеп, кунак телендә сөйләштеләр, кытай телендә үзләре турында сөйләделәр, Кытай югары уку йортларындагы студентлар тормышы , Кытай турында кызыксындылар, бик күп сораулар бирделәр.

Очрашу нәтиҗәсе буларак, институтның ике студенты июнь аенда Кытайга китә. Анда алар алты ай дәвамында кытай теле өйрәнәчәкләр. Кытай мәдәнияте, тормыш-көнкүреше белән танышып кайтачаклар.

Элемтәләр дәвамлы  һәм нәтиҗәле булсын!