18 мая 2015
Әнкарада Каюм Насыйри симпозиумы үтте

2015 елның 14 – 15 май көннәрендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов җитәкчелегендәге делегация Әнкара шәһәрендә ТЮРКСОЙ hәм КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршындагы Каюм Насыйри Институты тарафыннан оештырылган “Каюм Насыйриның тууына 190 ел” халыкара симпозиумында катнашты.

Проф. Р.Р.Җамалетдинов үзенең чыгышында Казан Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының структурасы, уку-укыту системасындагы яңалыклар, гыйльми юнәлешләр, дөнья вузлары белән мәдәни һәм фәнни бәйләнешләр, үсеш перспективалары һәм алдагы бурычлар белән таныштырды. Р.Р.Җамалетдинов докладында Каюм Насыйри, татар халкын өйрәнү белемен нигезләүче галимнәрнең берсе буларак ачылып, Казан университетында аның исемендәге институтның оештырылу максаты, Россия һәм чит илләрнең танылган югары уку йортларында аны ачу юнәлешендәге нәтиҗәле адымнар хакында да мәгълүмат бирелде.

Г.Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире проф. Әлфия Юсупова энциклопедик галим К.Насыйриның татар тел белеменең лексикографиясе тармагындагы бай эшчәнлеге, доц. Гөлнара Җамалетдинова аның педагогик-методик хезмәтләре, ул әзерләгән уку-укыту әсбаплары, аларның төзелеш принциплары хакында гыйльми яктан тирән доклад ясадылар. Доц. Таhир Гыйлаҗев чыгышында К.Насыйри фольклор һәм әдәбият галиме, язучы буларак ачылды. Каюм Насыйри институты директоры Рәсим Хөснетдинов докладында галимнең фәнни һәм тарихи мирасының төрек дөньясында гыйльми һәм гамәли әһәмияте ассызыкланды.

Симпозиум эшендә Төркиянең дөньякүләм танылган Истанбул университеты галиме проф. Исмәт Бинәр докладында төрек матбугатында һәм әдәби җыентыкларында Каюм Насыйри шәхесе һәм күпьяклы эшчәнлегенең яктыртылышы бәян ителде. Мимар Синан Нәфис сәнгатьләр университеты доц. Исмаил Түркуглы Каюм Насыйри шәхесенә иҗтимагый-фәлсәфи фикер яссылыгында якын килеп, аның татар галәмендә тоткан урынын һәм кыйммәтен бәяләде. Кахраман Мараш университеты доц. Метин Демирджи Габдрахман Сәгъдиның Татар әдәбияты тарихы китабында Каюм Насыйри турында доклады белән чыгыш ясады. Симпозиум ТЮРКСОЙ Халыкара оешмасы белән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты арасындагы гыйльми һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгытуда нәтиҗәле бер адым булды.