17 мая 2015
"Рәшит Рәхмәти Арат һәм төрки дөнья"

21-22 майда КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында  күренекле галим, тюрколог Р.Р.Аратның (1900-2064) 115 еллык юбилеена  багышланган «Рәшит Рәхмәти Арат һәм төрки дөнья» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк.

Конференцияне оештыручылар - КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Юныс Эмре исемендәге Төркияне өйрәнү институтының Казан үзәге.

Конференциядә Төркия һәм Татарстан Республикасы галимнәре тарафыннан Р.Р.Аратның тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган  фәнни докладлар  ясалачак, “ Төрки тел белеменең актуаль мәсьәләләре” һәм  “ Төрки халыкларның хәзерге әдәбият мәсьәләләре” дигән баш астында ике түгәрәк өстәл эшләячәк.

Конференция 21нче майда сәгать 10 да башлана.

Адресы: Казан шәһәре, Татарстан урамы 2нче йорт, 207 нче бүлмә.

Конференцияне оештыру комитеты