08 мая 2015
Батырларыбызны барларга һәм данларга!

2015 елда илебез халкы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан республикабызда күп кенә чаралар үткәрелә.

Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г.Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдниятара багланышлар бүлегендә дә, шушы уңайдан, Бөек Ватан сугышына караган шигырьләрне сәнгатьле уку  бәйгесе булып узды.  

Бәйге 3 турда булып, йомгалау тантанасына иң осталар гына чыгарылган иде. Аларны бүлегебез мөдире профессор Ә.Ш.Юсупова, татар әдәбияты һәм укыту методикасы җитәкчесе Ф.С.Сайфулина, Л.И.Минһаҗевалар котлады. Урыннар диплом һәм бүләкләр белән билгеләнде:

Театральләштерелгән чарадан соң, студентлар язучы, шагыйрь, “Безнең мирас” журналының мөхәррир ярдәмчесе Марат Закир, яраткан галимебез Фоат Галимуллиннан сугыш турында хатирәләр тыңладылар.

Без - бәхетле буын. Чөнки безгә сугыш дигән явызлыкны күрергә туры килмәде һәм килмәсен дә. Ләкин без сугышның нинди яман чир икәнлеген белергә, аны тудырырга тырышучыларга киртә булырга тиешбез.