06 мая 2015
Рәхмәт әйтеп ата-бабага...

Бәйрәм иң элек университет бакчасында мемориал такталар ачу белән башланса, аннан Муса Җәлил һәйкәле, "сковородка" янәшәсендә узды, соңыннан УНИКС концерт залында "Студентлар язы - 2015" гала-концерты белән дәвам итте.
Тантананы университет ректоры Илшат Гафуров һәм Татарстан республикасының премьер-министры Илдар Халиков ачып җибәрде. Үз чыгышларында алар, хәтернең бик мөһим булуын искәртеп, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее белән котлап, ветераннарга рәхмәт сүзләрен белдерделәр. 
Гала-концерт программасы Николай Николаевич Непримеров - техник фәннәр докторы, профессор, Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры, сугыш чорында алган төрле медальләр иясе хатирәләреннән чыгып төзелгән. Николай Николаевич сүзләреннән чыгып, студентлар аның Бөек Ватан сугышы елларында кичергәннәрен сәхнәләштерәләр.  Һәрбер чыгыш югары дәрәҗәдә профессиональ башкарылды. Алар күңел кылларына кагылып, тамчы-тамчы күз яшьләре булып, тамашачының битен юешләтте. Алкышлар тынмады, кичәнең  кульминацион мизгеле 94 яшьлек ветеранның - Николай Николаевич Непримеровның - сәхнәгә күтәрелүе булды.
Гала-концертның икенче өлешендә яшьләрнең сәләтләре төрле жанрларда балкыды, фестивальдә җиңү яулаган студентларны бүләкләү тантанасы үтте. Бу елны Гран-при яулаган институтлар икәү - Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән Идарә, икътисад һәм финанс институты. Аларны җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Фестивальне университет ректоры Илшат Гафуров җылы сүзләр белән тәмамлады: "Тагын бер кат бәйрәм беләм котлыйм, әлеге ялларны күңелле уздырырга язсын. Иң мөһиме - якыннарыгыз янәшәсендә. Мөмкинлегегез булганда, вакытыгызны бергә уздырыгыз, чөнки беребез дә мәңгелек түгел!"


Источник информации: Әдилә Галимова DARELFӨNYN