29 апреля 2015
Туграларда - тарих!

Апрель аен бөек шагыйребез Тукайга багышланган кичәләр, бәйгеләр,  очрашулар бизәде... Тукай мохитенең аһәңе таралырга да өлгермәгән арада, 28 апрель көнне Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм Гаммәви коммуникация институты, татар кафедрасының 4 курс студентлары Рәссам хаттат, Татарстан Рәссамнар, Һөнәрчеләр палатасы берлеге әгъзасы, Россиянең каллиграфлар берлеге әһеле, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш белән очрашты. Очрашу Г.Камал театры фойесында барды.
Нәҗип Нәккаш очрашу барышында үзенең хезмәтләреннән торган күргәзмә белән таныштырды. Шәхеснең иҗат җимешләре дә мактаулы исемнәре кебек күпкырлы, бай һәм искиткеч матур. Алар арасында тугралар, Габдулла Тукай әсәрләрен кертеп ясалган шамаилләр, шәҗәрәләр дә бар иде. Иң сокландырганы – архивлар һәм тарихны актарып, Нәҗип ага үз шәҗәрәсен дә төзегән. Тармаклы, куе-яшел агачка аның 13 буыны кергән икән. Үзеңнең буыныңны, үткәнеңне белү һәрвакыт югары бәяләнә.
Элек-электән, халкыбызның мәшһүр хаттатлары шәрык илләреннән алып киленгән гыйльми вә дини китапларны күчереп язганнар һәм таратканнар. Гарәп язуының төрләрен камилләштерүгә үзләренең зур өлешләрен керткәннәр. 
Күргәзмәдән соң театрда урнашкан Галиәскәр Камал бүлмәсе белән дә таныштык. Анда әдипнең каләме, кара савыты, көзгесе һәм башка истәлекле әйберләре урнаштырылган. Кичә ахырында Нәҗип Нәккаш барыбызга да исемнәребезне  гарәп каллиграфиясендә язып бүләк итте. Күргәзмәдән рухи азык белән бергә шундый истәлеккә дә лаеклы булдык.
Кичәне оештыру өчен укытучыбыз Галиева Рәсимә Муллаян кызына рәхмәт белдерәбез.

 

Источник информации: Алсу НУРГАТИНА