27 апреля 2015
"Мин татарча сөйләшәм"

“Без, без, без идек

Шук, тапкыр егет идек.

Бергәләшеп җыелып

Уенга килдек.

Кулларыбызда санак.

Уебызда зур теләк,

Безнең яшь төркемебезгә

Бары тик җиңү кирәк!”

 

Шул девиз астында 19нчы апрель көнне IT лицейның “Тәрәзә” командасы (Мәҗитов Илназ, Галимҗанов Илдус, Газизов Азат, Булатов Азат, Хузин Равил, Сабиров Руслан, Йосыпов Алмаз) “Татар дозор 2015” квест-уенында быел өченче тапкыр катнашты. Быел уен җиденче тапкыр үткәрелде һәм командаларның саны да үткән ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк булды. Уенда 14 команда катнашты.

Татар дозор уены ике турдан тора. Икенче турга эләгү өчен катнашучылар түбәндәге шартларны үтәргә тиеш иделәр: команда булдырырга, “Мин татарча сөйләшәм” акциясен 10 яшьлек юбилее белән котлап кызыклы һәм кыска видео төшерергә, кул эшләнмәсе ясарга, хаталы элмә такталарын фотога төшереп махсус хештег белән социаль челтәргә ураштырырга һәм мини социаль эксперимент форматында “Сездә татарча сөйләшәләрме?” исемле видеоролик төшерергә. Чыннан да, биремнәр бик кызыклы. Егетләрдәге булган идеяләр, креативлык, тырышлык шаккаттырды.

Уен Бауман урамындагы сәгать янында башланып китте. Башта командалар “Ә” хәрефе һәм йөрәк формасы ясап фотога төштеләр, һәр команда үзе белән таныштырып. Безнең Илдус үзе рэп язып укыса, Азат битбокста осталыгын күрсәтте. Һәр командага бирем бирелгәч, уенның иң кызыклы, мавыктыргыч өлеше башланды.

Этаплар саны да бик күп булды. Егетләр белән беренче этабыбызны Кәрим Тинчурин исемендәге театрыннан башлап җибәрдек. Һәр этапта волонтерлар безне төрле дәрәҗәдәге биремнәр белән көтеп тордылар. Егетләребезгә җырларга, биергә, татар көйләренең авторларын әйтергә, рэп укырга, башваткыч чишәргә, кибетләргә кереп татарча сөйләштерергә, хәтта спорт белән шөгыльләнергә дә туры килде. Без чапкан этапларның исемлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Лядской бакчасы, Мулланур Вахитов һәйкәле, Баскет-холл, Камал театры, Мәрҗәни мәчете, Каюм Насыйри музее, Нурулла мәчете, Педагогика университеты, Бауман урамындагы Песи сыны, Петропавловск соборы, Черек күл, Ирек мәйданы, Сәлих Сәйдәшев музее һәм соңыннан Бауман урамы. Иң истә калганнары Камал театры янында безне Хуҗа Нәсретдин һәм университет каршында яраткан барсигыбыз Итил каршы алды. Бу уенда Казан тарихын гына түгел, татар әдәбиятын, телен, язу тарихын, урамнарны, истәлекле урыннарның урнашуын бик яхшы белергә кирәк. Инде уен ахырында команда байрак табырга, уен барышында төшерелгән фото һәм видео язмаларны tatardozor, mintatsoy, mts хештеглары белән социаль челтәрләргә урнаштырырга тиешләр иде. Казан үзәге тирәсендә 3 сәгать чамасы чапсак та, уеннан бик канәгать калдык.

Хәзер нәтиҗәләрен көтәсе генә калды. Нәтиҗәләрне 26нчы апрель көнне  “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең йомгаклау концертында игълан итәчәкләр.

Безнең янәшәдә булган һәм ярдәмчелек күрсәткән дусларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез!

“Мин татарча сөйләшәм, киләчәкне үзгәртәм!”

Источник информации: Пресс-центр IT-лицея КФУ
Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ