16 апреля 2015
Мәскәүдә яшәүчеләр татар теле өйрәнә

2015 нче елның март аеннан бирле Мәскәү шәhәренең Каюм Насыйри институтының белем бирү hәм мәдәният үзәгендә татар телен өйрәнүчеләр өчен курслар эшли башлады. Дәресләр тел белү дәрәҗәсенә карап башлангыч hәм төп төркем рәвешендә ике төрле программа белән алып барыла. Башлап өйрәнүчеләр автор  Кадрия Сөнгать кызы Фатхуллованың 1 нче сыйныфлар өчен “Татар теле” дәреслеге hәм башка чыганаклар буенча укыйлар. Ә төп төркем махсус төзелгән программаның “Модуль – 2” hәм “Модуль – 3” бүлекләре буенча белемнәрен арттыралар. Шулай ук ике төркемдә дә әдәбияттан татар  язучылары hәм шагыйрьләренең әсәрләрен өйрәнәләр. Халкыбыз тарихына багышланган фильмнар, татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, мәдәнияты турында презентацияләр карыйлар;  татар җырларын тыңлыйлар, үз фикерләре белән уртаклашалар.

Курсларга төрле яшьтәге hәм төрле hөнәргә ия булган мәскәүлеләр йөри.Аларның барысын да бер нәрсә берләштерә: ата-бабаларыбыз телен саклап калу, аның аша халыбызның тарихын өйрәнү hәм, кыйммәтле мирас итеп, киләчәк буыннарга тапшыру.

Менә шундый максатлар белән белем алырга килгән укучыларга татар теле  дәресләрен укыту – зур тырышлык, сабырлык сорый торган катлаулы процесс. Укыту программасында татар телен өйрәтү белән беррәттән, татар халкының тарихын, мәдәниятын өйрәнүгә дә зур урын бирелгән. Шулай ук сәнгатьнең башка төрләре, аларны үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр белән таныштыру да күздә тотыла.

Курсларга йөрүчеләрнең күбесе “АНА ТЕЛЕ” http://anatele.ef.com   online-мәктәбенә теркәлделәр. Аларга андагы биремнәрне эшләргә дә ярдәм итәбез. Мондый чараларның барысы да укучыларның татар теле белән кызыксынуларын арттыра, аларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә, киләчәккә өмет уята.

Источник информации: Методист Саитова Ләлә Фуатовна