13 апреля 2015
"Әллүки" консерваториядә кунак булып кайтты

Озын гомерле булу өчен нишләргә кирәклеген сез беләсезме? Ә без, әллүкичеләр, беләбез! Җырларга! Кызык яңгырый, ләкин бу фикердә дөреслек бар. Әлеге киңәшне безгә 8 нче апрель көнне Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә Калеб-ЛИКБЕЗ уздырган мастер-класста Россиянең атказанган халык артисты Зилә Сөнгатуллина бирде. Зилә Даяновна безне үзенең чибәрлеге, ягымлылыгы, искиткеч гүзәл тавышы, зәвыклылыгы белән әсир итте. Очрашу вакытында халкыбызның күркәм җырчысы үзенең бик таләпчән һәм игътибарлы укытучы булуы белән ачылды: мастер-класста без Зилә Сөнгатуллинаның кул астында төрле курста белем алучы егет-кызлар башкаруында күренекле композиторларыбыз иҗат иткән әсәрләрне тыңладык. Шулай ук мастер-класс дәвамында Зилә Даяновна килгән кунакларның сорауларына җавап бирде, җыр сәнгатенең кайбер нечкәлекләрен (дөрес сулыш, төрле күнегүләр һ.б) аңлатты һәм теләге булган кешеләрнең җырлауларын тыңлап, киңәшләр дә бирде. Әлеге чарадан без яхшы вокалист булуның күпьеллык бик олы хезмәт нәтиҗәсе булуын аңладык.

Әйе, якутлар табыладыр вакыт белән, ә яхшы җырчылар күпьеллык олы хезмәт белән...

 

P.S. Килэсе атнада Калеб-ЛИКБЕЗ кысаларында Геннадий Макаров белэн очрашу булачак. Очрашу урыны - шул ук, ягъни Н. Жиhайнов ис. Казан дәүләт консерваториясе. Ә безне бу көнне тагы бер очрашу көтә: 15 нче апрель көнне Татарстан Республикасы мөселманнары  Диния нәзарәте  бинасында яшь шагыйрь һәм язучылар белән очрашу уздырыла. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре һәм Казан федераль университетының “Әллүки” иҗат берләшмәсе әгъзалары, татар  әдәбияты белән кызыксынган мөселман яшьләре Коръән китабы, аның төрле халык әдәбиятларына йогынтысы, Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, хәдисләре турында фикер алышачак. Кичәнең махсус кунаклары - Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт.

Очрашу сәгать 18.00 дә башлана.

Источник информации: Голфия Әхмәтова, 2 нче курс студенты