14 апреля 2015
Студентларнга ни җитми?

    Бүген Республикабызның югары уку йортларында, мәктәпләрдә, гомумән белем бирү процессында укыту методлары замана белән бергә атлый. 21 нче гасырның укыту системасы турында сөйләгәндә, белем бирүнең тиз һәм тамырдан үзгәрүе сизелә. Берничә дистә ел элек ничек укыганнар, ничек укытканнар - хәзер бу мөһим түгел. Замана балалары, замана студентлары элеккеге буын кебек уйламый һәм яшәми, һәм аларның кызыксынуы да башка. Алар мәгълүматны визуаль кабул итә.
     Нинди соң ул бүгенге студент? Һәм ничек итеп аның игътибарын, кызыксынуын җәлеп итәргә? "Дәрескә йөрмәсәң, зачет ала алмыйсың" кебек традицион куркытулар искереп, артта кала бара.  Бүгенге студент өчен, дәрескә килеп, укытучының гади, "вакытны әрәм итә" торган лекциясен язып утырудан да күңелсез күренеш юктыр ул. Әйе, лекция  вакытында күп нәрсә нәкъ менә укытучының үзеннән тора. Дәресләрне кызык, интерактив форматта, студентларны җәлеп итеп, бүгенге заман технологияләрен кулланып үткәрсә, әлбәттә, укучылар әлеге дәрескә йөриячәк.
Белем бирүдә яңа, инновацион технологияләр кулланылу - мөһим фактор. Минемчә, технологияләр һәрвакыт алмашынып торырга һәм балаларга, студентларга тәрбия бирү, укытуда өзлексез рәвештә кулланылырга тиеш.
    Безнең институтта да, аерып алганда татар журналистикасы кафедрасында әлеге эшчәнлек алып барыла. Һәм шуңа күрә укуы да кызык һәм мавыктыргыч. Мәсәлән, өлкән укытучы, филология фәннәре кандидаты Сабирова Ләйлә Рәшит кызының һәрбер дәресе диярлек яңа технологияләр ярдәме белән үткәрелә. Әлбәттә, традицион лекция укытуга да ул үз вакытын калдыра. Ул биргән яңа мәгълүмат истә калсын өчен, Ләйлә Рәшит кызы үз дәресләрендә презентация, фәнни фильмнар куллана. Аның дәресләре һәрвакыт диалог рәвешендә төзелгән була. Димәк ул һәрчак студентлар белән аралашып, аларның фикерләрен тыңлап, сорауларына җавап бирә. Дәрес башында төрле уен форматында төзелгән сорау-җавап, кыска сораулар, викториналар, кроссвордлар, сораштырулар үткәрә. Әлеге метод студентның хәтерен яңарта, үткән дәресләрне искә төшерергә ярдәм итә һәм логик, яктан уйлау процессын булдыра. Шулай Сабирова тулысынча студентларга иҗади яктан формалашырга да мөмкинлек бирә. "Татар рекламы һәм матбугат" мастер-классларында без рәхәтләнеп үзебезнең бар булган фантазиябезне эшкә җигеп плакатлар, төрле лозунгалар, реклама тексталары өстендә эшлибез, ә соңыннан аларны яклыйбыз, аудиториягә тәкъдим итәбез. Әлеге уку методлары бездә-студентларда лидерлык сыйфатларын, иҗат, талант, чын журналист сыйфатларын ачып бирүдә һәм аларны үстерүдә йогынты ясый һәм зур роль башкара. Яшь галим үз дәресләренә белгечләрне, танылган шәхесләрне чакырырга да ярата. Алар белән очрашулар аеруча кызык, нәтиҗәле үтә.
    Әлбәттә, шундый креатив, заманча яктан студентларга юл таба белгәч, без Ләйлә Рәшит кызы дәресләренә зур теләк белән йөрибез һәм үзебезнең булган потенциалны дәрес-лекцияләрдә ачып бирергә тырышабыз. Заман белән бергә уралып, беррәттән атлап, яңа технологияләр белән үткәрелгән дәресләр күбрәк булсын иде дигән теләк белдерәсе килә.


Источник информации: Әгъзамова Әлмирә