03 сентября 2012
Татарларга тылмачлар кирәк!

Хөрмәтле укучылар һәм укытучылар!

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль  университетының  Филология һәм сәнгать  институты, тәрҗемә эшенә сәләтле яшьләрне барлау максатыннан, “Татарларга тылмачлар кирәк!” Республика олимпиадасын оештыра.  Олимпиадага  татар телен яхшы белгән һәм рус яки башка телләрдән татар теленә тәрҗемә эшләре башкару белән кызыксынган 9-11нче сыйныф укучыларын чакырабыз.

“Татарларга тылмачлар кирәк” олимпиадасы  сентябрь- октябрь айларында ике турда  оештырыла: 10-20 сентябрьдә – читтән торып эш башкару туры; 17-19 октябрьдә – Казанда төп тур узачак. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр һәм күңелле очрашулар көтә!

Олимпиадада катнашырга теләсәгез, Сез 10 сентябрьгә кадәр түбәндә тәкъдим ителгән анкетаны тутырып, аны plip.95@mail.ruадресына җибәрегез. Шул рәвешле Сез “Татарларга тылмачлар кирәк!”   Республика олимпиадасында катнашучы булып теркәләсез. Теркәлү үткәннән соң, Сезнең белән элемтәгә керәчәкләр.  Уңышлар Сезгә!

“Татарларга тылмачлар кирәк” Республика олимпиадасында катнашучы анкетасы

1.    Катнашучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме

2.    Укыган мәктәбе

3.    Сыйныфы

4.    Олимпиадага әзерләгән укытучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме

5.    Мәктәп адресы:

6.    Катнашучының өй адресы:

7.    Электрон адресы:

8.    Элемтә өчен телефоны:

9.    Үзе һәм кызыксынулары турында кыскача мәгълүмат (якынча 10 җөмлә).

10.  Теркәлү көне: