07 апреля 2015
Син бер төрле уйлыйсың, дөнья икенче яктан үзенекен эшләп куя. (А.Гыйләҗев)

Бу пьеса татар драматургиясенең иң атаклы пьесаларыннан берсе булачак һәм берчакта да сәхнәдән төшмәячәк дип өметләнәм, шарты: әгәр татар калса? Аны шундый олы язмыш көткәнен мин бик яхшы беләм!

                                           А. Гыйләҗев 

6 апрель көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары да мондый күңелле, кызыклы, ә иң мөһиме – тарихка кереп калырдай очрашу шаһитләре булырбыз дип уйламагандыр. Сүзем К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары тарафыннан татарның бөек язучысы, легендар шәхес Аяз абый Гыйләҗевның “Өч аршын җир” әсәренең сәхнәләштерелүе уңаеннан әлеге вакыйганың шаһитләре булган бүлегебез студентларының театр вәкилләре белән булып узган очрашулары турында.

Очрашуга язучының тормыш иптәше, яраткан укытучыбыз Флера Сәгыйть кызы Сәйфулина әйткәндәй, бүлегебезнең якын дусты, даими, кадерле кунагы Нәкыя апа Гыйләҗева, Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов һәм “Өч аршин җир” спектакленең соңгы куелышында Хәйдәр карт ролен башкарган актер Рафил Сәгъдуллиннар килгән иде. Кичә Аяз абый турындагы истәлекләр, аның канатлы гыйбарәләре белән үрелеп барды. “Өч аршын җир” әсәренең сәхнәгә күтәрелү тарихын, аның нинди каршылыкларга очравын безгә Нәкыя апа бәйнә-бәйнә сөйләде. Фаил абый исә әсәрне сәхнәгә куйганда җиңеп чыгарга туры килгән каршылыклар белән уртаклашты.

 «Өч аршын җир» – катлаулы юл узган драма.1962 елда повесть буларак туган әсәр, «Совет әдәбияты», «Дружба народов» журналларында басылып чыккач, бик күп шау-шу тудыра, «кыйнала». “Элек комсомолларны җыеп, Ирек мәйданында митинглар ясап, шунда кайбер әдәби әсәрләне төшендереп бирүләр бар иде, –дип искә ала Нәкыя ханым. – ТАССРның комсомол обкомы сәркәтибе Рәис Кыямович Беляев мәйданга җыелган кешеләр алдында рупор аша: “Безнең әдәбиятта халыкка дошман булган язучы бар, аның исеме Аяз Гыйләҗев! Ул “Өч аршын җир”не язып, камил коммунизм системасына каршы фикер тарата…”– кебек сүзләр белән Аязның тетмәсен тетте” – ди.

Шул ук вакытта халык арасында да, иҗади даирәдә дә зур кызыксыну уята. Төгәл ун елдан соң Татар дәүләт академия театрының баш режиссёры Марсель Сәлимҗанов Аяз Гыйләҗевтән повестьның сәхнә вариантын язуын үтенә. «Театральная жизнь» журналында М. Сәлимҗанов бу турыда болай дип яза: «Инсценировка түгел, повесть нигезендә Аяз Гыйләҗев фәлсәфи, масштаблы яңа пьеса иҗат итте. Драматург сәләтенә ия автор гына үз әсәре нигезендә сыйфатлы сәнгати сәхнә эквиваленты тудыра ала». Ләкин, ни кызганыч, Сәлимҗанов «Өч аршын җир»не сәхнәгә чыгарырга дәртләнеп йөргән вакытта, Өлкә комитеты карары нигезендә, совет властенә яла ягу дигән сәбәп белән, репетицияләрне тыярга боерык бирелә. “Ул вакытта Шәмсегаян роленә билгеләнгән Нәҗибә Ихсанова, Наилә Гәрәевалар бу вакыйганы бүген дә дулкынланмыйча искә төшерә алмый, алар өчен әлеге роль хыял булып кала”, - дип искә алды Нәкыя апа.

«Өч аршын җир» Мәскәүнең Станиславский театрында да сәхнәләштерелә башлый (режиссёры – В.Космачевский). Ләкин, Казанның Өлкә комитетыннан М.Мусин шалтыратып: «Без туктаттык, ә сез шул ук әсәрне сәхнәләштерергә алынгансыз. Бу бит безнең эшчәнлеккә аяк чалу, авторитетны төшерү», – дип, репетицияләрне туктатуга ирешә.

Фаил абый үзенең истәлекләрен безнең белән уртаклашты: “1978-79 елларда Минзәлә театрында куючы режиссер булып эшли идем. Театрның китапханәсендә озак-озак актарына торгач кулыма бер әсәр юлыкмасынмы! Инде шактый еллар "мине көтеп яткан" бу пьесаның кәгазь битләре кояш нурлары тәэсиреннән ярыйсы гына саргая төшеп, машинкада басылган хәрефләр дә тоныкланган иде. (А. Гыйләҗев, "Өч аршын җир") Бер сулышта укып чыктым кебек истә калган. Мине әсәрдәге вакыйгалар үз эченә шулкадәр урап-урап алып кереп китте: укыганда ук минем күңелемдә "җанлы" образлар хасил булды. Әсәрне укый бардым, шул ук вакытта күз алдымда спектакль дә уйнала торды - спектакль итеп күрдем. Укып чыктым да, шунда ук, ул вакыттагы Минзәлә театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мулланур ага Мостафин янына йөгердем. "Мулланур абый, ниһаять, мин үземә куярга әсәр таптым", - дидем. Аннан соң пьесаны мин аңа суздым. Ул пьесага күз төшерде дә, әкрен генә, җайлап кына (ул шулай сөйләшә иде): "Әйбәт әсәр тапкансың, әммә дә-ә, ләкин куеп булмый!"_ ди Мулланур абый. "Ни өчен?"- дим мин. "Шуның өчен, - ди бу, - икебезнең беребезгә утырырга туры киләчәк. Аяз инде утырып чыккан - бурычын түләгән, аны инде утыртмаслар. Син дә әле яшьрәк - сине дә утыртмаслар, дияргә була. Мине сиңа шундый әсәрне куярга юл куйган өчен утырырга туры килер шул. Уйлап кара әле?" - диде. Үзе соравына җавап көткән күзләрен текәп, елмаеп миңа карап торганы хәзер дә күз алдымда. Ул үзе соравын да, җавабын да бирде ич инде, нишлим соң?..».

1980 нче елда әсәр трагедия жанрында Актыныш халык театры сәхнәсендә куелды. Соңрак Әлмәт театры сәхнәсендә драма варианты куелды. Вакыт узган саен герой концепцияләре үзгәреп торды.

Иҗатының чишмә башы белән бәйле спектакльгә Фаил Ибраһимов быел үзе җитәкләгән Чаллы труппасы белән кире әйләнеп кайтты. Әсәрнең куелышын Тинчурин театры сәхнәсендә күзәтеп утырган студентлар кичәгә ямь өстәп, кунаклар белән якын аралашты, җылы сүзләрен, рәхмәтләрен җиткерде, кунакларга изге теләкләрен әйтте. Кичә ахырында исә кунакларга бүләкләр бирү, барыбыз бергә фотога төшү мизгелләре бу чараны тагын да җылы, матур итте. Мондый күңелле, тарихи очрашу оештырганы өчен укытучыбыз, үзенең яшәү рәвешен, тормышын диярлек Аяз абыйның иҗатын танытуга, аны дөньякүләм масштабта ачуга багышлаган Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗан кызына рәхмәтлебез. КФУ доценты М. Хәбетдинова Аяз абый Гыйләҗевның “Сайланма әсерләр” фәнни мөхарире буларак 6 томының 3 томын чыгарды. 3 нче томы Татарстан китап нәшриятында әле генә табадан төште.

Источник информации: Гөлчәчәк Хөснуллина, 10.2-003 нче төркем студенты.