07 апреля 2015
Драматургия остаханәсе утырышы

2 нче апрель көнне "Әллүки" әдәби иҗат берләшмәсе һәм 10.2-401 нче төркем студентлары Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең драматургия остаханәсе утырышында кунак булып кайттылар. Бу утырыш Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (2005), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе Ренат Харисның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында куелган "Кара пулат" операсына язылган либреттосы турында сөйләшүгә багышланган иде. Утырышта Ренат Харис либретто язу, аны сәхнәләштерү серләрен ачты, татар опера сәнгатен үстерү бурычлары турында сөйләде. Әлеге утырышка килгән драматурглар Хәбир Ибраһим, Гафур Каюмов, Альберт Гаделша да опера сәнгате турында үз фикерләрен белдерделәр. Язучылар арасында кызыклы гына бәхәс тә куерып алды. Драматург Данил Салихов опера һәм балет театрында татар опералары аз куелганлыгы турында чыгыш ясагач, Ренат Харис аның белән килешмәвен белдерде. "Россиядәге башка бер генә дә театр да, татар опера һәм балет театры кебек, милли операларны куйганы юк, - диде ул. - Опера һәм балет кую - озак елларга сузылган, күп чыгымнар таләп иткән катлаулы процесс. Ә без соңгы елларда гына да "Шагыйрь мәхәббәте", "Ак бүре", "Кара пулат" операларын һәм "Алтын Урда" балетын сәхнәләштерүгә ирештек. Татарда милли опералар аз куела дип әйтү дөреслеккә туры килми". Ренат Харис студентларныңсорауларына да игътибар белән җавап бирде һәм аларны фикер киңлеге, активлык өчен мактады.