06 апреля 2015
Безнең коллегалар Тукай премиясен дәгъвалый!

Ел саен әдәбият, сәнгать, архитектура әһелләрен бәяли торган Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 2015 елда барысы 7 кандидат тәкъдим ителгән. 2 апрель көнне бөек шагыйребез исемен йөрткән әдәби музейда алар белән пресс-конференция узды.

Аларның исемнәре: шагыйрә Клара Булатова, язучы Камил Кәримов, рәссам Ирина Колмогорцева, журналистика бүлегендә белем алган кинорежиссер Илдар Матуров, дин белгече Харис Салихов, М.Җәлил ис. Татар Дәүләт опера һәм балет театрының “Алтын Урда” спектаклен куючы иҗат коллективы, шулай ук татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган шагыйрьләр Рафис Корбан һәм Ләбиб Лерон.

Һәр кандидат зур премиягә тәкъдим ителгән иҗат җимешләре белән кыскача таныштырып чыкты. Катнашучыларның аларга сорау бирү мөмкинлеге дә бар иде.

Клара ханым Булатова өлкән яшьтә булу һәм башкаладан ерак яшәү сәбәпле, аның исеменнән Атлас Гафиятов чыгыш ясады. Ул шагыйрәнең бүген дә каләмен ташламавын, иҗат итүен һәм искиткеч яхшы хәтерен ассызыклады: “Күпләр кичә ниләр эшләгәнен тулысынча хәтерләми, ә Клара апаның 50 ел элек булган хәлләр дә исендә”, - ди ул.

Тукай премиясе, бигрәк тә әдәбият әһелләре өчен иң абруйлылардан санала. Шунлыктан кайберәүләр үз кандидатураларын бер генә сынап калмый. Камил Кәримов, мәсәлән, быел инде өченче тапкыр номинант. Дүртенче тапкырга калмаска иде дип шаярта үзе.

Кандидатлар исемлегендә Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан исеме дә бар. Чыгышында ул үз иҗат итү өлкәсен бүгенге көндә бик үзенчәлекле дип санавын белдерде. Чыннан да, күп кенә язучылар, шагыйрьләр балаларга атап бер генә әсәр булса да яза, ләкин бөтен тормышын һәм эшчәнлеген шул өлкәгә багышлаучылар әз. Үз иҗат сандыгыннан берничә шигырь укып узгач, Р.Корбанга шундый сорау яңгырады: “Нигә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә әдәбият вәкиләренең генә кандидатураларын тәкъдим итмиләр һәм нигә һәр өлкәнең күренекле бер шәхесе исеме астында башка премияләр юк?”. Язучылар берлеге рәисе, вазыйфалары кысаларыннан чыгып, әлеге сорауга төгәл җавап кайтара алмады. Шулай да бүгенге көндә тулысынча гаделлек юк дигән фикерен калдырды.

Рәссам Ирина Колмогорцеваның премиягә тәкъдим ителгән иҗат эшенең тарихы кызыклы. Татар телен белмәү сәбәпле, ул Г.Тукай әсәрләре белән гади эчтәлек сөйләүләр аша гына таныш. Ләкин бу фактор аңа бөек Тукаебызның әсәрләренә иллюстрацияләр иҗат итәргә комачауламаган. Автор аларны үзенчә кичереп ясаган. Чыгышында И.Колмогорцева Г.Тукайга иҗаты өчен чиксез рәхмәтләрен белдерде.

Чарада М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрының “Алтын Урда” спектакле солистлары Кристина Андреева һәм Михаил Тямаев бар иде. Яшь артистлар әлеге спектакльне кую тарихы белән таныштырды. Ул стандарт балет түгел, ә башка театр алымнарына бай булуы белән үзенчәлекле икән. Солистлар әйтүенчә, “Алтын Урда” татар мәдәниятын үстерүгә зур өлеш кертә. Спектакльне куючыларның максаты – аны “Шүрәле” балеты абруе дәрәҗәсендәге югарылыкка күтәрү.

Исегезгә төшерәбез, Г.Тукай исемкендәге Дәүләт премиясенә кандидатурага эшләр бу елның 15 февраленә кадәр кабул ителде. Әлеге премиягә әһәмиятле, җәмгыятьтә танылган, ил һәм милләт мәдәнияте үсешенә саллы өлеш керткән әдәби һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук бу өлкәдәге фәнни эшләр тәкъдим ителә.

Источник информации: Регина ШИҺАБЕТДИНОВА