06 апреля 2015
Каюм Насыйри исемендәге укулар (Чтения имени Каюма Насыри)

2015 елның февраль аенда Мәскәү шәһәре 1186 нчы татар мәктәбендә урнашкан Каюм Насыйри исемендәге белем бирү һәм мәдәният үзәгендә күренекле мәгърифәтче, галим һәм тел белгече Каюм Насыйриның 190 еллыгына багышланган фәнни укулар булып узды. Бу укуларда 8 – 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Темасы "Хезмәттә узган гомер” дип аталган бу чарага укучылар бик тырышып әзерләнделәр. Күренекле шәхеснең тормыш юлын өйрәнеп, аның төрле өлкәдәге фәнни хезмәтләренә багышлап докладлар, презентацияләр белән чыгыш ясадылар. Чыгышлар татар һәм рус телләрендә булды.

Докладлар галимнең киң кырлы эшчәнлеген тирәнтен ачуга юнәлдерелгән булса, максаты бер иде: галим-мәгърифәтче, педагог һәм язучы, татар халкын белемле итү, аның телен, әдәбиятын һәм мәдәниятын үстерүдә зур эш башкарган милләттәшебез белән горурлык тойгылары тәрбияләү.

Докладларның темасы түбәндәгечә иде:

I. Каюм Насыйри: шәхес һәм иҗат.

II. Гыйльми-мәгърифәтчелек эшчәнлеге.

1.”Нәхү китабы” (“Краткая татарская грамматика”, 1860).

2. Балалар өчен язылган “Буш вакыт китабы”, 1868.

3. “Ләһҗәи татари” – первый толковый словарь татарского языка, 1894, 1896).

4. ”Кыйраәте рус” (русская грамматика, 1889).

5. Математика фәне буенча “Хисаплык” дәреслеге, 1873, 1899.

III.Фольклор һәм матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре.

1. “Поверия и обряды Казанских татар”, 1880.

2. “Әбугалисина кыйссасы”, 1872.

Источник информации: Каюм Насыйри үзәге методисты Саитова Л.Ф.