25 марта 2015
Интервью остасы белән очрашу

Журналистика жанрлары арасында беренче карашка шактый җиңел, ләкин асылында бик тә катлаулысы – ул интервью. Әңгәмәдәшнең кем һәм нинди булуына карамастан, аның игътибарын үзенә юнәлтә, дөрес сораулар ярдәмендә төгәл һәм кирәкле җавап ала белү журналисттан зур сәләт  таләп итә. 19 март көнне журналистика кафедрасы студентлары белән андыйларның берсе – журналист-фрилансер, якташыбыз, бүгенге көндә Санкт-Петербургта эшләүче Андрей Морозов мастер-класс уздырды.
Бу кичәнең сәбәпчесе – ул әлеге шәхеснең күптән түгел дөнья күргән “Казан интервьюлары” дигән китабы. А.Морозовның интервью җыентыклары берәү генә түгел. Ә “Казанныкыларына” исә Илшат Әминов, Альберт  Әсадуллин, Абдулла Дубин, Олег Морозов, Дмитрий Пивоваров кебек казанлылар белән әңгәмәләр кергән.
Китабы турында булган сүзләреннән журналист интервьючы эшчәнлеге үзенчәлекләренә күчте. Интервью жанрының гомумән өч төре бар: сорау-җавап, комментарий һәм әңгәмә. Соңгысы иң авыры ди А.Морозов һәм үзен андый материаллар әзерләүдә, ялган тыйнаклыксыз, оста дип белдерә. 
Шәхси тәҗрибәсеннән чыгып, үз эшенең остасы югары дәрәҗәдәге интервью-әңгәмә җитештерүнең күп кенә нечкәлекләре белән блеште. Иң әүвәле “эш өстәле”н булдыру, ягъни әңгәмәдәш белән элемтә тудыру өчен аның телефон номерын яки башка ысул белән бәйләнешкә чыгу юлын табу. А.Морозов әйтүенчә, айлар буе интервьюга ризалашмый, соңрак барыбер “сынган” кешеләр җитәрлек. Тагын әле мөһим мәгълүматны тезислар формасында булса да кәгазьгә теркәп бару, чөнки шәхсән әлеге журналист гаджетларга ышанмый: “Гаджет ватылырга, язылган сүзләр яки яздырылган тасма җуелырга мөмкин, ә кәгазь калачак”, - ди ул.
Тагын бер мөһим нәрсә – ул әңгәмәдәш һәм аның эшчәнлеге белән таныш булу дәрәҗәсе. А.Морозов интервьюларга әзерлеккә бик җитди карый, алдан күләмле мәгълүмат туплый, әңгәмәдәшенең биографик үзенчәлекләренә игътибар итә. Принцип буенча катгый рәвештә элек бирелгән сорауларны кабатламас өчен озак кына алдан чыккан язмаларны өйрәнә.
Әңгәмә барышына килгәндә, монда А.Морозовның үз ысуллары бар. Күбесе гомум мәгълүмат булган кагыйдәләр белән дә туры килә. Мәсәлән, аралашу вакытында әңгәмәдәшнең күзенә карарга: тыңлаганыңны гына белдертеп калмыйсың, күзләре як-якка йөргәли башлаганда алдалаганын таныйсың икән. Әңгәмәне гади сөйләшү тибында алып бару кулай, ләкин моның өчен вакытны кызганмый, төп темадан аермалы башка темаларга да бераз аралашырга кирәк. Сөйләшкән арада елмаю да, куллар белән ишарәләр дә, башны исәргә сабышу да, икейөзлелек тә, ялагайланып мактау да файдалы дип белдерә журналист. Ничек начар яңгырамасын, чын журналист моңа сәләтле булырга тиеш ди ул. Шул чак сүз арасында төп сорауны биреп, әңгәмәдәштән, ул үзе дә сизмәстән әйтелгән, реаль фикерен, төгәл фактларны ишетергә була. Монда журналист позициясен чагылдыру да урын ала. А.Морозов үзе болай ди: “Берәр сәясәтчедән Госдумада кабул ителәсе закон турында сораштырган арада “Фәлән Фәлән улы, сез исәрме?” дип сорасаң, җавап нинди генә булса да, син үзеңнең позицияңне инде ачыкладың”.
Гомумән, журналист фикеренчә, әңгәмәдәшләрнең карашлары сезнекеннән ничек кенә аермалы булмасын, аларны ярата, үз итә белергә кирәк. Аларның карарын, сүзен дә хөрмәт итү зарур. А.Морозовның мөһим кагыйдәсе бар: эшләгән материалын әңгәмәдәшенә күрсәтә, аңа ошамаган фикерләрне, кызыклы булсалар да, алып ташлый. “Тулы бер материалларны да читкә алып куярга туры килгәне булды хәтта”, - ди үзе.
Һәр нәрсәгә үз фикере булган, бернигә дә бәйле булмаган нәшер итүче, журналистикада рус мәдәниятын үстерүче журналист студентларга яхшы текст тудыруның кыенлыклары, сүз белән эш итүдә шәхси кагыйдәләре, мәгълүмати киңлектәге үзгәрешләргә карашы хакында сөйләде. Очрашып интервью алу мөмкинлегенә ирешкән әңгәмәдәшләре турында А.Морозов болай ди: “Кызганыч, үзенчәлекле шәхесләр вакыты узып бара. Җәмгыять күбрәк фаст-фудка охшый һәм ул барлык өлкәдә чагыла: хакимияттә дә, бизнеста да, мәдәниятта да. Мин үз карьералары турында гына түгел, ә эш, шәһәр, ил, киләчәк турында кайгыртучылар белән дә аралашу бәхетенә ирештем. Теләгем: бары аларның фикерләрен киләчәк буннарга калдыру”. 

 

Источник информации: Регина ШИҺАБЕТДИНОВА