30 марта 2015
Ачык ишекләр көне

28 март көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Ачык ишекләр көне булып үтте. Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенә быел укырга керергә теләгән абитуриентларның 60тан артыгы ул көнне үзләре өчен шактый күп мәгълүмат алып китте. Чараны бүлегебез мөдире, профессор Ә.Ш.Юсупова алып барды. Абитуриентлар өчен ул бүлегебезнең структурасын, яшәешен, бүгенгесен һәм киләчәген презентацияләде –  тәкъдир итте. Абитуриентларга имтиханнар, өстәмә баллар турындагы мәгълүматлар бирелде. Ачык ишекләр көне ай саен үтүгә карамастан, абитуриентлар Әлфия Шәүкәтовнага чарадан соң да сорау арты сорау яудырды.

Чарада мөдир урынбасарлары М.Р.Саттарова, Э.Н.Денмухамметова, мөгаллимебез Г.Р.Мөгътәсимова катнашты һәм сорауларга җавап бирде. Саба, Арча, Әлмәт, Азнакай, Яңа Чишмә, Аксубай һ.б. районардан килгән абитуриентлар татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханына караган сораулары барлыгын алдан контакттагы сайтыбызга язган иделәр. Шуны истә тотып, бу айда сорауларга җавап бирер өчен чарага махсус Г.Р.Мөгътәсимова чакырылды. Гөлназ Ринатовна татар теленнән БРИ турында тулы мәгълүмат тәкъдир итте.

Бүлектәге чарадан соң абитуриентларыбызның күпчелеге институт күләмендә оештырылган рус әдәбиятыннан БДИ буенча консультациягә кереп китте.

25 апрель көнге Ачык ишекләр көненә Татарстаннан һәм чит өлкәләрдән 10 сыйныф укучыларын да җыярга карар кылып, быелгы абитуриентларыбыз белән бер айга саубуллаштык.

Источник информации: Г.Р.Гайнуллина