30 марта 2015
Мәктәп укучыларының Н.И.Лобачевский исемендәге XVI Идел буе фәнни конференциясе

Мәктәп укучыларының Н.И.Лобачевский исемендәге XVI Идел буе фәнни конференциясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан оештырыла. Методик яктан аны КФУның вузга кадәр белем бирү үзәге координацияли. Конференциягә үз эшләрен гомумбелем бирү мәктәпләре, гимназияләр, махсус урта белем бирү, өстәмә белем бирүче уку йортлары укучылары тәкъдим итә ала иде.

28 март көнне Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтында "Гаммәви коммуникация һәм социология" секциясе эшләде. Жюри арасында: профессор Гарифуллин В.З., өлкән укытучы Сабирова Л.Р. һәм аспирант Игнашин В.А. иде. Янгыраган барлык фәнни эшләр һәм докладлар бик актуаль һәм кызыклы булды. Һәрбер чыгыш җанлы әңгәмә, дискуссия, фикер алышу белән үрелеп барды. 

Коммиссия аеруча Даутова Дилбәрнең "Балалар матбугатының барлыкка килүе һәм үсеше" дигән докладын һәм Копытова Мариянең "Фриланс күренеше" дигән фәнни хезмәтне билгеләп үтте.

Конференция программасында фәнни чыгышлардан тыш галимнәр белән очрашулар, фикер алышулар да каралган иде. "Гаммәви коммуникация һәм социология" секциясендә мәктәп балалары өчен журналистика кафедрасы доценты Альфред Ильдарович Шакиров кызыклы мастер-класс үткәрде.

Фәнни эшләре югары бәя алган укучыларга I, II, дәрәжәдәге дипломнар, кызыксындыру дипломнары, катнашучы сертификатлары  һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Источник информации: Сабирова Л.Р.