27 марта 2015
ОЧУ БИЕКЛЕГЕ (Әдәбият елы хатирәләре)

2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителде. Әлбәттә, бу зур шатлык, чөнки әдәбиятка игътибар итү, укучыларда әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләү, аны үстерү өчен эшләү бу елның иңнәренә ята. Кешене әхлакый яктан тәрбияләүдә әдәбият һәм фольклор - чын мәгънәсендә остаз. Әдәби әсәрләр кешелек туплаган рухи байлыкны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, "нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман" төшенчәләрен укучыга үтемле итеп җиткерә. Шуңа күрә дә бу ел үзе белән зур җаваплылык та алып килде. Ул җаваплылык, беренче чиратта, язучыларга төшә. Барыбызга да мәгълүм: матур әдәбият - сәнгать, аның бер төре ул. Әдәбият тормыш-чынбарлыкка өйрәтеп тора, ләкин аны кабатламый, ул чынбарлыкка охшаган да, охшамаган да; үзе бер хыял, теләк-омтылышлар  дөньясы булып иҗат ителә. Язучы хыялы-акылы, белеме, тормыш тәҗрибәсе, бәясе, идеаллары, хис-кичерешләре тудырган һәм кабул итә алган дәрәҗәдә укучы үзләштергән серле дөнья ул. Матурлык белән сугарылган дөнья. Укыган саен күңелләрне сафландыра, рухны ныгыта торган дөнья. Һәр әйбәт әсәр - шуның мисалы. Әдәбият дигән могҗизалы дөньяны кешелек үзен саклап калыр өчен, бер гомер эчендә әллә ничә гомер яшәп алыр өчен, җирне һәм галәмне әллә ничә кабат “әйләнеп чыгарга” өлгерер өчен уйлап тапкан. 25 март көнне без, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Әллүки” әдәби иҗат түгәрәгенә йөрүчеләр, моңа тагын бер кат инандык. Бу көнне без Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, КФУ профессоры, "Сәләт" проектлары җитәкчесе, галим, шагыйрь  Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов (шагыйрь Сөләйман) белән очраштык. Кичәбезнең башында ук татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова кунагыбызны 15 март көнне булып узган гомер бәйрәме белән тәбрикләде. Студентларыбыз мөхтәрәм шагыйрьнең шигырьләрен дә укыдылар.

Җәүдәт абый Сөләйманов чынлап та күпкырлы талант иясе. Техник фәннәр докторы булуы белән бергә, ул - шагыйрь дә. Сүзләрнең нечкәлекләрен белеп, аларны тоярга, аңларга омтылу, үзең аша кичерү язучыдан күп көч сорый. Ә математик булу телне камилләштерергә, шигырьләргә төгәллек өстәргә, нечкәлекләрне күрсәтергә, образлар тәмен тоемларга ярдәм итә.  “Дөньяда нинди генә конструкция булмасын, ул телдән гадирәк” - диде Җәүдәт абый. Моның белән килешмәү мөмкин түгел. Тел - вакыт белән чарланып, безгә килеп җиткән хәзинә.

Очрашуыбызның беренче өлеше Җәүдәт абыйның иҗатына багышланган иде. Шуңа күрә шигырьләр уку, алар турында саллы, төпле фикерләрне ишетү барыбыз өчен дә файдалы булды. “Шигърият - ул йорт кебек. Һәр кирпеч үз урынында булырга тиеш. Шигырьдә дә сүзләрне алмаштырып булмый. Алар үзләре шунда ягылып тора. Кайчакларда бер хәрефне генә үзгәртү дә шигырьнең яңгырашын, кабул ителүен үзгәртә. Әгәр дә шигырьләремдә үзгәртерлек урыннар табасыз икән, һәм алар язылганнан уңышлырак булса, мин сезнең фикер белән килешәчәкмен”, – дип белдерде Җәүдәт абый. “Шигърият – ул метафора, образ. Ул күңел чәйләрендә эреп тәм бирүче шикәр шакмагына охшаган. Аны кимерергә кирәк түгел. Ул синдә нидер уятырга, сиңа тәм бирергә тиеш. Шигырьләрдән кәбестә, кишер ясамагыз. Ул җиләк булсын.” Кичәбез әңгәмә формасында алып барылды. Студентлар, мөгаллимнәребез үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм шагыйрьдән бик узенчәлекле җаваплар ишеттеләр. 

Әлбәттә, безгә, яшь каләм тибрәтүчеләргә,  мондый сүзләр, фикерләрне ишетү бик файдалы. Безнең кулларда киләчәк әдәбиятыбызның язмышы. Гади, тапталган темаларны алып, аларны икенче, башкалар күрә алмаган яктан күрсәтә белү, яңалык ачу - язучының максаты.  “Ул шкафның артын күрсәтергә омтылу белән бер”. Кичәбез образлылыкка, сафлылыкка, мантыйк һәм хисләргә бай булды. Җәүдәт абый әйткән һәр сүз - канатлы, фикер – төпле.

Шигърият турында сөйләшеп без үткәннәрне дә иңләп кайттык. Җәүдәт Сөләйманов үзенең иҗатташ дуслары, мөгаллимнәре турында горурланып, рәхмәт хисләре белән сөйләде: М. Әгләмов, Р. Зайдулла, Л.Зөлнәркай, Ш.Галиев, М.Галиев, Зөлфәт һ.б

Ә  сез очарга өйрәндегезме? Җәүдәт абый инде күптән күкләрне иңли. “Шагыйрьлек юлдан тиз-тиз йөгерүгә охшаган. Күп тырышканнан соң син җирдән аерыласың, шуннан тоя башлыйсың. Һәр нәрсәне, һәр кешене. Очыш биеклеген. Алманың да төрлеләре була. Тоя белергә кирәк”,- дип билгеләде кунагыбыз. "

 Алда әйтелеп үткәнчә, Җәүдәт Сөләйманов - шагыйрь Сөләйман гына түгел. Күпләргә ул “ Сәләт” яшьләр берләшмәсенең җитәкчесе буларак таныш. Җәүдәт абый безгә “Сәләт” турында, киләчәккә планнар, хыяллар турында сөйләде.

Әдәбиятны телдән аерып карап булмый. Шуңа күрә тел мәсьәләсе дә әңгәмәбезнең бер өлешенә әверелде. Һәр татар баласы татар телен белергә тиеш. Телне саклау, үстерү яшьләрдән тора бит. “Сәләт”кә килүнең дә төп шарты бар - татар телен белү яки белергә теләү. Хәзерге вакытта яшьләр арасында киң җәелеш алган “Сәләт” берләшмәсе безгә бик күп сәләтле, булдыклы, тырыш шәхесләрне әзерли. Киләчәктә бу оядан бик күп галимнәр, дөньякүләм мәшһүр кешеләр чыгачак, дигән өмет белән яши Җәүдәт Сөләйманов.

Кичә дәвамында Җәүдәт абый әллүкичеләргә төрле китаплар укырга киңәш итте, кайберләренең исемнәрен дә атады. Кичәдә катнашучыларга шундый бөек шәхес белән очрашу үзе бер онытылмас бүләк булса, әллүкичеләр  Җәүдәт абыйга үз иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Кичәнең соңында сүз “Әллүки”нең “әнисенә” - Халисә апа Ширмәнгә бирелде. Ул безнең мөхтәрәм кунагыбызны тагын бер кат гомер бәйрәме белән котлап, рәхмәтләрен җиткерде.

Бу очрашу безнең өчен бик файдалы һәм истә калырлык булды. Җәүдәт абый белән әңгәмәдән  һәрбер катнашучы үзенә кирәкле белем, тәҗрибә, илһам алгандыр. Җәүдәт абый үз шигырьләрен үзе дә укып күрсәтте. Җирдән аерылып, хис һәм акылдан өстен торган шигырьләр иде алар.

Ник языла озын шигырь,

Яратам бит кыскасын?

Берчак оныгым күрсен дип,

Күңелем карточкасын.

Очрашуда без галим, техник фәннәр докторы, профессор, КФУның мәгълүмати технологияләр кафедрасы мөдире, программалаштыру технологияләре кафедрасы профессоры,ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, Гамәли семиотика институты директоры, җәмәгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов күңел карточкасының бер кечкенә генә почмагын булса да күрә алдык икән, бу чынлап та зур ачыш, рухи үсеш һәм казаныш.

Источник информации: Гөлүсә Шиһапова, 3 нче курс студенты