24 марта 2015
Г. ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЫ ШАГЫЙРЬ РӘДИФ ГАТАШ БЕЛӘН ОЧРАШУ

Әдәбият елы уңаеннан, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә төрле чаралар үткәрү дәвам итә. 20 мартта шундый чараларның берсе - Г. Тукай премиясе лауреаты шагыйрьРәдиф Гаташ белән очрашу булып үтте.

Рәдиф Гаташ - бүлектә көтеп алган  шагыйрьләребезнең берсе. Аның белән узган очрашулардан күңелләрдә матур хис-хатирәләр генә кала. Ул студентларның сорауларына җавап бирде, бүгенге әдәби тормыш, әдәбияттагы проблемалар турында сөйләде. Төрки халыклардан тәрҗемәләре, “Гөлтуран” җыентыгы студентлар арасында аеруча зур кызыксыну уятты. Рәдиф Гаташның шигырь уку осталыгы исә күпләрдә соклану һәм тагын бер кат шагыйрьгә тирән хөрмәт уятты.

Замана татар әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләрен тудыручы әдипләр белән танышу, очрашу, алар иҗат иткән әдәби үрнәкләрне авторларының үзләре авызыннан ишетү, әсәрләр турында язучыларның үзләре белән фикер алышу, үзебезнең беренче иҗат җимешләребез хакында олуг шагыйрьләрдән фикер ишетү мөмкинлеге, әлбәттә, Филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтының татар филологиясе бүлеген башкалардан аерып тора торган як. Мондый мөмкинлекләр безгә халкыбызның әдәби мирасы, күренекле вәкилләре белән тирәнрәк танышырга, милләтебезгә хезмәт итү юнәлешләрен ачыграк күрергә мөмкинлекләр бирә.