11 марта 2015
"Ана теле-2015" бәйгесе

5-6 нчы март көннәрендә М.Акмулла исемендәгет Башкорт Дәүләт педагогия университеты көрәш мәйданына әверелде. Юк, монда Сабантуй түгел, ә VII Россия күләмендәге студентларның “Ана теле-2015” педагогик осталык бәйгесе уздырылды. Быелгы ярыш татар мәгърифәтчесе, галим-этнограф, педагог, язучы Каюм Насыйриның 190 еллык юбилеена багышланган иде.

Бәйгенең төп максаты – татар теле һәм әдәбияты укытучы булырга теләүче студентларны барлау, араларыннан иң-иңнәрен сайлап алу һәм киләчәккә юл ачу. Бәйге берничә өлештән тора. Беренче баскычта, студентлар бәйгедә катнашырга лаек булуларын дәлиллиләр, икенче баскыч– читтән торып сайлап алу туры. “Ана теле -2015” бәйгесенең өченче өлеше – иң катлаулысы. Ул Башкортсан башкаласы Уфада уза. Биредә конкурсантларны үз-үзеңне тәкъдир итү, портфолио, педагогик эссе, иҗади номер һәм ачык дәрес белән сыныйлар.

“Ана теле -2015” бәйгесендә Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Бөре, Уфа, Стәрлетамак шәһәрләреннән килгән 14 конкурсант көч сынашты. Катнашучыларның бәйгегә чын күңелдән әзерләнүе, һәр өлешкә җитди якын килүе жюрине бигрәк тә куандырды. Студентларның балаларга мәхәббәте, укытучы булу теләгенең зурлыгы Уфа шәһәренең 84 нче мәктәбендә узган ачык дәресләр барышында да яхшы күренде.

Тырышып эшләүнең нәтиҗәсе дә озак көттермәде, җиңүчеләр билгеле булды.

“Ана теле -2015” педагогик осталык бәйгесендә 1нче урынга Яр Чаллы шәһәре Иҗтимагый-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты студенты Хамматуллина Инзилә лаек дип табылды.

2нче урынны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең 5 нче курс студенты Абдрахманова Айгөл (Җитәкчесе – Шәкүрова Мөслимә Мәгъсүм кызы) яулады.

3нче урынга КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең 5 нче курс студенты Шәмсетдинов Рөстәм (Җитәкчесе – Мотыйгуллина Әлфия Рухулла кызы) лаек булды.

Иң зур бүләк – Гран-при КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең 4 нче курс студенты Нәҗипова Эльвинага (Җитәкчесе – Харисов Фираз Фәхраз улы) бирелде.

Жюри  һәр конкурсантның көчле ягын күрергә тырыштылар. Нәтиҗәдә иң яхшы иҗади номер, портфолио, иң яхшы интеграль дәрес, халык традицияләренә тугърылык кебек номинацияләр билгеләнде.

“Ана теле” бәйгесендә катнашу – студентлар өчен чын ярыш, үзбилгеләнү мөмкинлеге. Бәйгенең  җиденче тапкыр үтүе аның кирәкле гамәл булуын раслый.