06 марта 2015
Мәктәптә әдәби мохитне җанландырабыз

Педагогик практика вакыты  – студент елларының иң матур дәверләренең берсе. Мәктәп тормышы белән кайнап алган, укытучы булып эшләп караган кызыклы да, шактый җаваплы да чор бу. Иң рәхәте, мөгаен, балалар белән әвәрә килеп, дәрес үткәрү, дәрестән тыш чарага әзерләнү мизгелләредер. Без, 10.2-002 төркем студентлары, Г.Р.Гайнуллина һәм Г.Ф.Гайнуллина җитәкчелегендә  Казан шәһәренең Яңа Савин районы “Татар телендә белем бирә торган 155 нче номерлы гимназия” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә педагогик практика үтәбез.

Халыкара туган тел көне һәм Әдәбият елы уңаеннан, 27 нче февраль көнне мәктәп күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Без хәтерлибез!” дип аталган әдәби-музыкаль чара үткәрек. Бу чарага әзерләнү барышында укучылар белән вальс өйрәнүләр, шигырь ятлаулар, номерлар арасындагы күренешләрне кабатлаулар дисеңме – гаҗәеп кызык һәм онытылмас мизгелләр! Сугыш вакыйгаларын сәхнәләштерүдә 8, 10 нчы сыйныф укучылары аерылып тордылар. Концерт номерларына килгәндә, 7 нче сыйныф укучылары Муса Җәлил, Р.Фәйзуллин шигырьләре, М.Мәһдиевнең сугыш турындагы әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле сөйләү буенча үз сәләтләрен күрсәттеләр. 12-13 яшьлек балаларның шулкадәр аңлап, хискә бирелеп сөйләгәннәрен күптән ишеткән юк иде. Бик матур булды чыгышлар, зал тын алмыйча тыңлады.

Мәктәп тормышында без татар әдәбияты мохитен җанландырып җибәрдек кебек. Бүгенге көндә фронтовик шагыйрь Сибгат Хәкимнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган мәктәпкүләм  чара хәзерлибез.



Источник информации: Руфинә Габдрахманова