21 февраля 2015
ТЕЛ ҺӘМ МӘДӘНИЯТ АРАСЫНДА ДИАЛОГ

Белгәнебезчә, 21 нче февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 2000 нче елдан бирле үткәрелеп килә. Берләшкән Милләтләр оешмасы, Юнеско инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән бу көнне Халыкара туган тел көне итеп үткәрү турында карар кабул итә.

Традиция буенча әлеге бәйрәм уңаеннан институтыбызда"Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына багышланган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясеүткәрелде.

Конференция тел һәм мәдәният арасында нәтиҗәле диалог булдыру юлларын эзләүне, филология һәм культурологиянең үзара хезмәттәшлеге нигезендә туган проблемаларны һәм перспективаларны билгеләүне, аерым фәннәрнең кисешү нокталарын һәм теоретик-методологик аермаларын ачыклауны, югары, махсус урта һәм гомуми урта белем бирү йортларында укучыларны уртак проблемалар буенча тәҗрибә уртаклашуга тартуны максат итә.

Быел бу конференция  алтынчы тапкыр үткәрелде. Әлеге чарада 10-11 нче сыйныфта, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 200 дән артык укучы һәм студент катнашты. Шунысы куанычлы: катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя. Быел Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россия Федерациясе төбәкләреннән, шул исәптән Удмуртия, Башкортстан, Мордовия, Чувашия республикаларыннан укучылар һәм студентлар белән беррәттән чит илләрдән, аерым алганда, Кытай һәм Япониядән килгән студентлар һәм магистрлар да чыгыш ясадылар.

Конференцияне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Ачылыш тантанасында академик, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге мөдире, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия лингвистик фәннәр академиясе академигы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле академигы, Казахстандагы Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты каршында халыкара тюркология Yзәге президиумының шәрәфле әгьзасы  Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев конференциядә катнашучыларга хәер-фатихасын бирде. Конференция кунакларын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Ринат улы Мөхәммәтов  сәламләделәр һәм катнашучыларга уңышлар теләделәр. Татар теле һәм әдәбиятыннан II халыкара олимпиадасының гран-при иясе булган япон егете, бүгенге көндә Г. Тукай исмендәге Татар филологиясе бүлегенең гомуми тел белеме, лингвокультурология һәм тәрҗемә белеме кафедрасы магистранты, конференциянең шәрәфле кунагы Юто Хишияма катнашучыларны кайнар сәламләде, тел һәм мәдәниятара багланышлар мәсьәләсен өйрәнүдә тәҗрибә уртаклашырга чакырды.

Филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова кунакларга Г. Тукай исемендәге татар  филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге, аның бүгенге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде, конференция эшенең барышы белән таныштырды.

Конференциядә татар лингвокультурологиясенең мөһим мәсьәләләре, аерым алганда, телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше; тәрҗемә һәм мәдәниятара багланышлар; мәдәни-тарихи мирас һәм традицияләр кебек сораулар каралды; татар тел белеменең фәнни һәм гамәли проблемалары, татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр һәм башка шундый мәсьәләр хакында фикер алыштылар. Конференция кысаларында оештырылган “Татар теле дәресләрендә ”Ана теле” ресурсларыннан файдалану” дигән темага түгәрәк өстәл мәктәп укытучылары өчен  файдалы чара булды. Татар теленнән Республика вузара олимпиадасында җиңү яулаган рус телле студентларны котлау тел бәйрәменә тагын да ямь өстәде.