16 февраля 2015
"Ачык ишекләр көне"

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ел дәвамында һәр ай саен “Ачык ишекләр көне” үтә. Әлеге чара – институтыбызга аяк баскан мәктәп укучыларына юнәлеш бирү, аларны укырга керү тәртипләре, БДИна бәйле яңалыклар белән таныштыру өчен менә дигән форсат. “Ачык ишекләр көне”нә әзерлек эше системалы рәвештә оештырыла. Алдагы очрашуларда катнашкан абитуриентларыбызга һәрберсенә шәхсән шалтыратып хәбәр ителә, Татарстандагы мәгариф бүлекләренә, гомуми урта белем бирү мәктәпләренә хатлар юллана.

Абитуриентлар белән чираттагы очрашу 14 февраль көнне үтте. Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенә Казан, Чаллы шәһәрләреннән,  Арча, Саба, Актаныш, Биектау, Кукмара, Яшел Үзән, Питрәч, Әлмәт  һ.б. районнардан укучылар җыйналды. Аларны Бердәм дәүләт имтиханына, Бердәм республика имтиханына әзерлек, институтта ачыла торган яңа белгечлекләр, укырга керү тәртипләре, керү баллары һ.б. бик күп сораулар борчый. Бу сорауларга бүлегебезнең мөдире Ә.Ш.Юсупова бик тәфсилләп җавап бирде. Әйтергә кирәк, укучыларның сораулары бихисап иде. Татар теленнән имтихан тәртипләре белән дә кызыксынды абитуриентларыбыз. Бу хакта  КФУ доценты Э.Н.Динмөхәммәтова сөйләде.

Татар филологиясе бүлегенә укырга керү өчен рус әдәбиятыннан имтихан сайлау кирәклеге  укучыны еш кына уйга сала. Чарада рус әдәбиятыннан имтиханга әзерләнү турындагы сорауларга  КФУ доценты Ю.В.Жиглей җавап бирде. Бу көнне институтка килүче барлык абитуриентлар өчен махсус рәвештә  рус теленнән консультация  дә оештырылган иде.

Мәгълүм ки, югары уку йортына укырга керергә исәп тоткан балалар белән элемтә булдыру көндәлек зур хезмәт  сорый. Институтыбызда, шул исәптән бүлегебездә дә ел дәвамында бу өлкәдә башкарылган гамәлләр исәпсез. 14 февраль көнге “Ачык ишекләр көне”н тиздән ТНВ каналының “Мәктәп” тапшыруы да яктыртачак. Алар бу чарада бик теләп катнашты, абитуриентлар, аларның әти-әниләре белән аралашты.

Урта мәктәп укучысына һөнәр сайларга  ярдәм итү йөзеннән башкарылган хезмәт, билгеле, көтелгән нәтиҗәне бирә. Институтыбызга, милли бүлегебезгә быел да талантлы укучылар килер, дип өметләнеп калабыз.   

 

 

Г.Р.Гайнуллина

Татар әдәбияты һәм укыту методикасы

кафедрасы доценты, Кече ТФМБ факультеты деканы