16 февраля 2015
Кулъязмалар утта янмый...

Һәр елның 15 нче февралендә бөтен татар дөньясы герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә ала.

Менә быел да  бер төркем язучылар, сәнгать эшлеклеләре, М.Җәлил исемендәге Республика Премиясе ияләре, галимнәр, хәрби училище курсантлары, студентлар, укучылар Кремль янына, шагыйрьнең һәйкәле каршына җыелды. Иң шатландырганы шул: Муса Җәлилне онытмаучы, иҗатын хөрмәт итүче яшьләр шактый иде. Безгә дә әлеге чарада катнашырга насыйп булды.

Чара шагыйрьне искә алу уңаеннан һәйкәленә чәчәкләр илтү белән башланып китте. Хәрби училище курсантлары, тантаналы рәвештә, зур кызыл чәчәк бәйләмнәрен Муса Җәлил һәйкәле каршына куйдылар. Бер-бер артлы агылган халык шагыйрь һәйкәлен кызыл чәчәкләргә күмеп, чын мәгънәсендә бәйрәм рухын уятты.

Алга таба тантана Татарстан Республикасы Милли музеенда дәвам итте. Шагыйрь иҗатына битараф булмаган кешеләр җыелган иде монда. Нәкъ менә 15 нче февраль көнне һәр ел саен музейда Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләрен күрергә була. Моабит дәфтәрләре - Муса Җәлилнең Берлинның Моабит төрмәсендә тоткынлыкта язылган шигырьләр циклы. Дәфтәр ике блокнотта теркәлгән 93 шигырьдән гыйбарәт. Дәфтәрләр төрле кәгазь битләреннән тегелгән. Беренче дәфтәрдә - 50 шигырь, ә икенчесендә 62 шигырь һәм 2 өзек тупланган. 20се ике дәфтәрдә дә кабатлана. Аларның барысы да татар телендә язылган. Аерым бер биттә Җәлил белән концлагерьдә утырган көрәштәшләре исемлеге дә күренә. Исемлектәге 12 кешене җәлилчеләр дип атау гадәткә кергән. Әлеге дәфтәрләр тоткынлыктан исән-сау котылган Нигъмәт Терегулов һәм Бельгия патриоты Андре Тиммерманс тарафыннан сакланып калган. Өченче дәфтәр дә булган, әмма аның эзләре югалган. Менә бүген дә бу истәлекләрне музейның генераль директоры Нәҗипова Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы, танталы рәвештә  алып чыгып, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының элекке студенты Рүзәл Мөхәммәтшинга тапшырды,  һәм әлеге истәлекләр килгән кунаклар күреп таныша алырлык җиргә куелды. Шагыйрьнең Моабит дәфтәрләренең хәзерге көнгәчә сакланып калуы - безнең өчен зур хәзинә.

Танылган язучылар гына түгел, ә кече яшьтәге мәктәп балалары да, шагыйрьне искә алып, аның шигырьләрен өйрәнеп килгәннәр иде. Кече буын Җәлилебезне онытмаган икән, димәк, ул әле гасырлар буена халык күңелендә урын табып яшәячәк.

Айзилә Ситдикова,

татар филологиясе һәм

мәдәниятара багланышлар бүлегенең

 1 курс журналистика төркеме (10.2-403) студенты