13 февраля 2015
Конференция эшен дәвам итә

"Татар телендәге мәгълүмати мохит: хәзерге хәле һәм үсеш юллары" исеме астында узган әлеге чараның пленар утырышы Журналистлар берлегендә узды. Ә 12 февраль көнне конференция университет диварлары эчендә дәвам итте. Монда инде үзләренең фәнни докладлары белән институт укытучылары һәм студентлар үзләре чыгыш ясады. Алар арасында "Татарстанда корпоратив мәгълүмат чаралары" доклады белән А.Ф. Галиәхмәтова, "Моннан йөз ел элек "Сөембикә" журналы сәхифәләре" доклады белән С.М. Җиһаншина, "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналында Хрущёв "җепшеклеге" белән бәйле тематик-проблематик яңарыш" доклады белән И.Ф. Фәттахов, студентлар арасыннан Әгъзамова Ә.А., Батршина Д.Н., Шиһабетдинова Р.А., Садретдинов Р.Р. һ.б. чыгыш ясады.

Конференциядә яңгыраган барлык фәнни эшләр һәм докладлар бик актуаль һәм кызыклы иде. Һәрбер чыгыш җанлы әңгәмә, дискуссия, фикер алышу белән үрелеп барды. Докладларда татар матбугатының бүгенге хәләте, торышы, сулышы чагылган иде. Татар матбугатының уңай яклары һәм проблемалары билгеләнде, проблемаларны чишү юллары күрсәтелде.

Источник информации: Әгъзамова Әлмирә