11 февраля 2015
Татар журналистикасының бүгенге хәле һәм үсеше

Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә янә татар матбугаты алдында торган актуаль мәсьәләләрне барладылар. 11-12 февраль көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты Социль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы, ТР матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге тарафыннан уздырылган фәнни-гамәли конференциядә галимнәр, татар матбугаты вәкилләре һәм КФУның студентлары катнашты. “Татар телендәге мәгълүмати мохит: хәзерге хәле һәм үсеш юллары” исеме астында узган әлеге чарада тарих битләренә дә, бу өлкәдәге күренекле шәхесләр эшчәнлегенә дә, татар журналистикасының көн кадагында торган мөһим сорауларга да күз салынды.
Конференцияне 11 февраль көнне чакырылган кунаклар катнашындагы пленар утырыш ачып җибәрде. Алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, ТР матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы каршындагы Җәмәгать советы рәисе  Ислам Әхмәтҗанов, танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Римзил Вәлиев, “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров, “Шәһри Чаллы” газетасының баш редакторы Илсур Тимеров, “Сөембикә” журналының бүлек мөхәррире Мәдинә Авзалова һәм башкалар бар иде. Әлеге шәхесләр үз чыгышларында татар матбугатының, гомумән, туган телебездәге мәгълүмати мохитнең үзенчәлекләрен, аларны чишү юлларын билгеләп үттеләр.
Р.Ратникова үз чыгышын катнашучыларны тәбрикләү һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән башлады. Сәясәт өлкәсе вәкиле буларак ул республикадагы икетеллелек мәсьәләсен дә ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, кабул ителгән программа буенча 2020 елга республикада рус һәм татар телләре, гадирәк әйткәндә, 50/50 процентта кулланылырга тиеш. Бу өлкәдә эш хәзер дә бара, чаралар күрелә. Үз тәҗрибәсеннән чыгып, саф татар телендә чыгыш ясаган Римма Атлас кызы тел өйрәнү проблемаларын хәл итәргә кирәклеген искәртте.
Республикабызның татар телендә чыгучы рәсми газетаның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров басма матбугатның бүгенге торышы һәм үсеше турында сөйләде. Аның фикеренчә, бүгенге татар телендәге “сары матбугат”  әхлакый нормаларны истә тотмый. Җитмәсә, алар республикада шактый зур тираж белән басыла, димәк, аларны күпләп укыйлар. Әхлаксызлык бүген нормага әйләнсә, бу – бик куркыныч дигән фикерне әйтте ул. Ләкин “ВТ”ның баш мөхәррире бу мәсьәләне андый басмаларны ябу юлы белән түгел, ә укучыларга җиткерелә торган материалны ныклап эшкәртү юлы белән чишү ягын кулайрак күрә.
Конференциядә башка шәһәрдән килгән кунак та бар иде. “Шәһри Чаллы” газетасының баш мөхәррире Илсур Тимеров үз чыгышында замана журналистларын мәгълүматны объектив итеп бирергә өйрәтү, мәгълүматның аз күләмле һәм басма матбугатта жанр киңлеге чикле булуы, иллюстрацияләр сыйфаты, татарча газета-журналлар һәм китап сату мәсьәләләрен кузгатты. Республиканың Яр Чаллы төбәгендәге матбугат торышына Илсур Флүс улы  җитди карый һәм чаралар күрергә тырыша. Киләсе ике елга ул “Шәһри Чаллы” редакциясе белән газетаның тиражын 2 мең данәдән 20 меңгә күтәрергә дигән кыю максат куйган. Шулай ук редакция шушы җирлектәге мәктәп-гимназияләрдә чыгып килүче газеталарга булышлык күрсәтә башлаган. Яшь журналистлар өчен уздырылучы “Алтын каләм” кебек фестиваль рәтенә И.Тимеров моңа кадәр Актаныш районында уздырылган “Нур Баян” исемендәге яшь каләмчеләр фестивален Яр Чаллы шәһәре дәрәҗәсендә үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
2015 ел татар журналистикасы өчен әһәмиятле – быел аңа 110 яшь. Бер гасырдан артык тарихка ия булган журналистикабыз буенча кыска сәяхәтне татар журналистикасы кафедрасын җитәкләүче Васил Гарифуллин уздырды. Профессор үз чыгышында милли журналистика тарихын өйрәнү кебек мөһим мәсьәләне күтәрде. Ул бүген татар матбугатында өйрәнелмәгән темалар, шәхесләр, өлкәләр күплеген искәртте. Чыннан да, сыйфатлы матбугат чаралары булдырыр өчен аларны төптән белергә, димәк, тарихы белән таныш булырга кирәк. Ә аннан-моннан мөстәкыйль рәвештә сайлап алып өйрәнелгән темаларга таяну бик үк дөрес түгел. Гарифуллин фикеренчә, фәнни эшләр һәм аларны туплаган җыентыклар системага китерелеп, аерым бер тәртип буенча дөнья күрергә тиеш. Шул уңайдан, ул Татарстан Фәннәр Академиясе каршында журналистиканы өйрәнү үзәге булдыру тәкъдимен кертте.
Пленар утырыштагы һәр чыгыш полемика белән тулыландырылды, әйтелгән аңлатмаларда да саллы фикерләр яңгырады. Римзил Вәлиев татар матбугатын гаммәви мәгълүмат чарасы дип кенә түгел, ә мәдәният һәм мәгърифәт чарасы булган милли үзаңны тәрбияләүче дип тә атады. Өстәвенә, мисалга Татарстандагы матбугатны укучылар саны Россиянеке белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк булуын әйтеп, ул: “Татар журналистикасында өмет бар!” – дип белдерде.
Чара барышында 25 ел элек татар журналистикасы кафедрасына нигез салучы Флорид ага Әгъзамовның исеме еш яңгырады. Бу бер дә очраклы түгел, чөнки 11 февраль – аның туган көне. Чыгыш ясаучыларның күбесе аны кабатланмас журналист, искиткеч шәхес, үрнәк остаз буларак истә калдырган. Пленар утырыш Флорид ага белән бәйле матур эчтәлектәге хатирәләр белән йомгакланды. Соңрак түгәрәк өстәлгә җыелып, катнашучылар әлеге шәхескә багышланган документаль фильм карады. 
Дөрестән дә, Флорид ага кебек зыялы, кыю кешеләр татар журналистикасына бүген дә бик кирәк! Мондый эчтәлектәге конференцияләр матбугатыбыз алдында торган бурычларны, аның тиешле дәрәҗәдәге киләчәген тәэмин итә алырдай яңа буын үстерү юлларын төгәл билгеләргә яхшы мөмкинлек бирә.
Милли журналистика тарихы, бүгенге торышы һәм үсеше 12 февраль көнне дәвам иткән секция утырышларында тикшерелде.

 

Источник информации: Шиһабетдинова Р., Сабирова Л.