19 января 2015
Зыялы журналист

"Журналист тикшерүе" жанрында иҗат итүче журналистлар күп. Аларның эше нидән гыйбарәт? Журналист-тикшерүче четерекле бер проблемага алынып (еш кына ул проблема җәмгыятьтән сер буларак саклана), ике каршы якның да фикерен тыңлап, объектив нәтиҗә чыгара. Эш катлаулы, һәр адым уйлап эшләнергә тиеш. Еш кына мондый жанрда иҗат итүче журналистларны каты характерлы, башкаларның хисләрен санга сукмаучы һәм һәрвакыт тәнкыйть, мөнәсәбәтләрне аңлату булган җирдә кайнаучы дип күзаллый идем. Дөреслектә, аларның исеме һәрчак кычкырыш-талаш белән бер яссылыкта куела бит, репутацияләре дә шул җәһәттән туа. Ләкин мондый күзаллавымны бер журналист тамырдан үзгәртте. Журналист-тикшерүчеләр арасында үз исеме өчен түгел, ә халык мәнфәгатьләре өчен эшләүчеләр дә бар икән!
Татар журналистикасы кафедрасында танылган журналист Илфат Фәйзрахманов белән очрашу булды. Чын мәгънәсендә зыялы: очрашуның башыннан ахырына кадәр аягүрә (!) әңгәмә алып барды, бер генә тапкыр да телефон шалтыравына бүленмәде. Илфат абый күпкырлы шәхес: ул элек телевизион тапшырулар алып баручысы ("Атна", "Әйбәт-гайбәт", "Ислах"), редактор (2003 нче елдан "Безнең гәҗит" исемле шәхси газета чыгаручы), журналист һәм кайгыртучан гаилә башлыгы. "Алма пеш, авызга төш" дип түгел, ә һәр өлкәдә "Мин үзем эшлим!" дип торучы ул. Үзенең уңышлары, нәтиҗәле эшләре, һәркайда аны танулары, аңа игътибар итүләре белән бүлешсә дә, журналист-тикшерүче буларак үзеннән шүрләп торулары  турында сөйләсә дә, Илфат абыйның сөйләмендә "мин-минлек" бөтенләй тоелмады. Әллә бу аның яхшы актерлык осталыгы, әллә дөрестән дә чын күңелдән безнең белән бүлешүе?!
Илфат абый Фәйзрахмановка мин, чын мәгънәсендә, сокланып утырдым. Татар телендә саф сөйләшүе, дикторларныкы төсле куелган дөрес тавышы, һәр сүзен үлчәп һәм уйлап кына әйтүе, фикерләү рәвеше - барысы да игътибарны җәлеп итте. Әлбәттә, аңа журналист-тикшерүче буларак янаучылар, аяк чалучылар бар. Бу, бигрәк тә, телевидениедә эшләгән чагында еш булган. Ләкин һәр журналистка да "үзе гаепле" дип әйткән кебек, Илфат абыйга андый нокта куярга тел бармый. Чөнки аның һәр эше җәмгыять өчен файдалы һәм гаделлек ягында.
Әмма Илфат абыйга гадел булмаган бер закон яный. Киләчәктә үз белеме буенча эшләмәгәннәрне хезмәт урыныннан алырга мөмкиннәр. Бу закон кабул ителсә, Илфат абый журналист һөнәреннән китәргә мәҗбүр булачак. Гаҗәп, бүгенге көнгәчә шушы өлкәдә профессионалларча эшләп, татар телевидениесенә "тәнкыйть" дигән төшенчәне кертә алган шәхес мондый мөнәсәбәткә лаекмы?!

 

Источник информации: 4 курс студенты Диләрә Батршина