Укып бетереп, диплом алганнан соң гына эшкә урнашу модасы, миңа калса, инде күптән чыкты. Хәзерге студентларның 65%, уку белән беррәттән, эшне дә алып барырлык дәрәҗәдә. Берәүләр кыска вакыт аралыгында акча эшләү теләге белән янса, икенчеләр, киләчәктә саллырак эшкә урнашу өчен, «стаж» дигән төшенчәгә кызыгып урнаша эшкә. Дөрестән дә, яңа гына кулына диплом алган яшь белгечкә каян килсен ди стаж?! Көндезге бүлектә укыган вакытта, бик аз хезмәт хакына эшләп, укып бетергәндә стажлы булып чыкса гына инде. Эшкә урнашуның, әлбәттә, үз плюслары һәм минуслары бар. Уңай якларына килгәндә, беренче чиратта, синең кесәңдә әтиәниең биргән акчадан тыш, үзең эшләп тапкан, кайбер кирәк-яракларыңа тотарлык кына булса да табышың була. Икенчедән, яшүсмер әзме-күпме җаваплылыкка, коллективта үз-үзен тотарга өйрәнә, «үзең эшләп ашау» дигән төшенчәнең төбенә төшә башлый. Тагын бер яхшы ягы шунда: студентның эш тәҗрибәсе барлыкка килә, университет кысаларыннан тыш яңа дуслары да арта. Вакытлыча гына урнашып торган эшне, диплом алгач, югарырак баскычта дәвам итү очраклары да җитәрлек. Бу бигрәк тә үз белгечлеге буенча эшләп йөргән студентларга хас. Плюсларга капма-каршы минуслар да бар. Көндезге бүлектә укып та, эшләп тә йөрү студентның күп энергиясен ала, шунлыктан аның ял итәргә вакыты калмый. Дөрес туклану мәсьәләсе дә үзен сиздерә. Икенчедән, студентның дәресләргә игътибары, әзерлеге кими. Аның башына: «Хи, семинарга барып, мин нәрсә алам? Ә менә эшемдә миңа акча түлиләр», – дигән уйлар килә башлый. Дәресләрне сәбәпсез калдырулар, кисәтүләр күбәя. Семестр ахырында студент имтиханны бирә алмый. Әйе, эшкә урнаштым дип кенә йөреп булмый. Шуңа да, эш эзләгәнче, беренче чиратта, уңай һәм тискәре якларның үлчәү тәлинкәләрендә ничек тир бәлешенә карарга кирәктер. Сәламәтлек ягы да иллегә илле булган очракта, эшкә урнашуның уңай якларын күрмим. Ә иң мөһиме, әти-әниең сиңа зур өметләр баглап йөргәндә, аларның ышанычларын акларга кирәк!