Ни өчен нәкъ менә укытучылык һөнәрен сайладың дигән сорауга Рөстәм тыйнак кына: «Бу юнәлешне сайлауга әниемнең тәэсире булмый калмагандыр. Ул да педагог булып эшли. Бәлки, бу эш үз-үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итәргә өйрәткәнгәдер, бәлки, Һаман да яшьләр арасында кайнап торырга, һәрдаим камилләшергә мөмкинлек булгангадыр. Безнең эш – үзе дә иҗат бит! Кешеләр үзгә булган шикелле, дәресләр дә бер төрле булмый. Хәзерге студентлар – галәми фикерләүле, шәхси философияле, төрле карашлы, кыйммәтләр системасы үзгә булган яңа буын кешеләре һәм андый яшьләрне нәрсәгә дә булса өйрәтү өчен, үзең дә шул ук таләпләргә туры килергә тиешсең», – диде.
Укытучы – туры юл күрсәтүче!
Фән буларак, география үзендә фәнни-техник прогресс йогынтысында формалашкан зур белемнәр потенциалын туплый. Шуңа да Рөстәм дәресләрендә проектлы укыту технологияләрен куллана. «Дәрес ләремә чит ил студентларын чакырырга тырышам. Моңа Универсиада 2013 этәргеч бирде. Кытай, Сьерра-Леон, Эфиопия, Германия, Ирак һ.б. ил студентлары белән гел элемтәдә торабыз, алар минем дәресләргә бик теләп киләләр», – дип ассызыклый яшь укытучы. Чыннан да, бу төр дәресләр бик кызыклы үтәдер. Студентлар билгеле бер илнең гореф-гадәт, хуҗалык үзенчәлекләре, күренекле урыннары турын да шул ил вәкилләренең үзләреннән үк беләләр. Рөстәмнең фикеренчә, яхшы укытучы булу өчен, укыткан фәнеңне һәм укучыларыңны яратырга, һәр студентның шәхесен ихтирам итә һәм студентларның актив хезмәтен оештыра белергә кирәк.
Укытучы – тәрбияче!
Укытучы кеше нинди генә юнәлешне сайласа да, нинди генә педагогик мәсьәләне чишсә дә, аның эшчәнлегенең төп функциясе – шәхес тәрбияләү. Р.Фәрхуллин да нәкъ менә шул аксиомага йөз тотып эшли: укучыларының сәламәтлеген кайгыртып тора, кәефләрен сораша, уңышлары һәм уңыш сызлыклары белән кызыксына. Аның фикеренчә, укытучы студентларының шәхси-психологик һәм характер үзенчәлекләрен, аларның ни белән кызык сынуларын, сәләтләрен, һәвәслеген сизә һәм бәяли алса гына, укучыларының мәхәббәтен, ышанычын һәм ихтирамын яулый ала. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел, шулай да Рөстәм үзе җитәкли торган төркемдә дустанә һәм ышанычлы мөнәсәбәт булдыра алган. Хәзер алар бер-берсен ярты сүздән, ярты караштан аңлый. Нәкъ менә аларның ярдәме һәм волонтерларның кураторы булып эшләү тәҗрибәсе ярдәмендә Рөстәм Фәрхуллин «2013-2014 уку елында иң яхшы академик төркем» бәйгесендә «Академик төркемнең иң яхшы кураторы» номинациясендә җиңү яулады.
Укытучы – спортсмен!
Рөстәмдә спортка мәхәббәт хисен әти-әнисе тәрбияли. Ул иртә белән йө герергә, бассейнда йөзәр гә һәм тренажер залына йөрергә ярата. Ярата гына түгел, ул бу эшләрне һәр даим башкара. Шулай ук аны футбол, волейбол, баскетбол уеннарында, кыш көне шугалакта да очратырга мөмкин.
Укытучы – тикшеренүче!
Яшь укытучы үзенең тикшеренү эшләрен тормышын университет белән бәйләгәнче үк башлый. Мәктәптә укыган чакларда ук, төрле конференцияләрдә, фестивальләрдә, белем бирү чараларында катнаша. Хәзер, укытучы булгач, укучыларын да бу эшкә тарта: «Укытучы-тикшеренүче өчен студентларны үзләренең төбәге һәм, гомумән, дөньяның географиясе һәм экологиясе буенча актуаль мәсьәләләрне чишү юллары белән кызыксындыру – бик мөһим һәм җавалы эш», – ди ул.
Укытучы – турист!
Элеккеге Экология һәм география институты базасында ук «Семь румбов» турклубын тергезеп җибәргән Рөстәм Фәрхуллин – хәзер инде аның җитәкчесе. Ул студентлары белән Татарстан эчендә генә түгел, Россия күләмендә походлар оештыра. Мәсәлән, алар Краснодар краенда, Бөек Ватан сугышы барган җирләрдә булып кайтканнар. «Иң мөһиме, студентлар үзләре өчен күп яңалык, хис-кичерешләр ала һәм үзләрен турист бу ларак сынап карыйлар», – дип исәпли җитәкче.
Укытучы – иҗатчы!
Укытучы кешенең хезмәте авыр һәм күпкырлы. Белем бирү процессын да төрле киеренкелекле ситуацияләр дә булырга мөмкин. Рөстәм андый вакытта юмор хисенә мөрәҗәгать итә икән. Чыннан да, әгәр укытучының арсеналында төрле шаяртулар, мәкальләр, уңышлы афоризмнар булса, алар уку процессында уңай эмоциональ фон барлыкка китерергә ярдәм итә. «Шулай да, педагогик тактны югалтмау, студентлар белән чама хисен белеп сөйләшү зарур», – дип саный шаярырга һәм гитарада уйнарга яратучы укытучы.