Студентлар арасында аны хөрмәт итеп “Назыйм абый”, коллегалары арасында зур ихтирам белән “Миңназыйм Мәүлитович”, үз журналистлары арасында яратып һәм шаяртып кына “дядя Миша” дип йөртәләр. Сүз алтын каләм иясе, җор телле, үз эшенең һәм сүзенең чын остасы, “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы Сәфәров Миңназыйм Мәүлит улы турында бара. Миңназыйм абый белән күрешеп сойләшкәч, чыннан да, журналистика дөньясына яңадан гашыйк булып кайттым.
- Миңназыйм абый, үткәннәргә әйләнеп кайтып, балачак, туган як хәтирәләрен яңартып үтсәк иде?
- Чыннан да, әңгәмә танышу белән башланып китәргә тиеш дип уйлыйм үзем дә. Агач бит Һиндстанда үскән булырга мөмкин, үзебезнеке булырга мөмкин. Геройның да туган җирен, туган туфрагын белү мөхим дип саныйм үзем. Кайдан чыгуына карап, аның холкы да беленә, башка төр характер сыйфатлары да ачыла.
Мин үзем Чувашиядән, батыр районы Татар Согыты дигән авылда туып үстем. Безнең вакытта хәзерге сыман БДИлар юк иде, без үзебезнең киләчәк профессияне күз уңында тотып, шуңа әзерләнә идек, әти-әни дә моның хакта белә иделәр. Мин үзем кечкенәдән үк ике профессия алу хыялы белән янып йөрдем. Беренчесе ул – укытучы һәнәре, чөнки авылда да укытучы иң зур, хөрмәткә лаек, абруйлы профессияләрнең берсе иде. Ә икенчесе – журналист. Аллах Тәгалә икесен бергә алып барырга насыйп итте. Журналист булу теләгемә өйдәгеләр башта бик сәерсенеп карадылар. Ир-ат була торып, язу-сызу эшенә барасың мени улым дип, әни башта аңламады. Ләкин мин үз теләгемдә бик нык тордым..
- Миңназыйм абый, үзегезнең иң беренче журналист материалын хәтерлисезме?
- Кечкенәдән газеталарда яза идем, 5нче класста укыганда минем беренче шигырем басылып чыкты. Әлбәттә, шигырь журналистикага керми ул, мин үзем дә имтихан кабул иткәндә абитуриентларга шигырь күтәреп килмәгез дим. Аннан соң, минем яшь вакыттагы журналистика – ул булган әйбер турында язу иде, районнарда әлббәтә. Мәсәлән, җыелыш булды, фәлән булды-тегән булды дип, Совет чорының вакыйгалары турында яза иделәр.Фикер агышы әле ул вакытта бик юк иде. Ләкин берсендә яздым, шундый хәл булды: әни яшь вакытта агачлар утырткан иде, һәм мин бер апаның шушы агачларны кисеп маташканын күреп алдым. Кисеп аудара да бу, сөйрәп алып кайта өенә. Шуны, ул вакытта "Яшь ленинчы” иде, хәзер “Сабантуй” газетасына язып бирдем. “Син нәрсә турында язасыңны уйлап яз инде, нигә үз авыл кешеләрен шундый төстә күрсәтәсең, ул безгә рәнҗер, синең малаең мине гәҗиткә язган дип әйтер дип”, орышты әни. “Ул карчыкның ире юк, ул аны тик тымалдан кисмәгән бит” ди. Миңа бу бик зур сабак булды. Авыл турында яза башласам, “безгә монда яшисе, чамалап яз” дия торган иде әни. Шунда мин журналистиканың ни икәнен аңлый башладым. Журналистика – ул кемгәдер тию дигән сүз, ул фамилия, ул синең исем, ул синең фикер! Ихлас булырга кирәклеген аңладым, яртылаш гомуми сүзләр белән генә журналист булып булмый.
- Димәк сезнең журналистика юлы нәкъ шуннан башланып китте дә?
- Әйе, бик дөрес. Мәктәпне тәмамлагач, укырга кердем. 1983нче елда Казан Дәүләт Университетының журналистика факультетын тәмамладым. 20 ел “Татарстан Яшьләрендә” һәм, Аллага Шөкер, 12нче ел китте “Ватаным Татарстанда” эшләгәнемә. Студент чакта үземне радио өлкәсендә дә сынап караганым булды, практиканы радиода үткән идем. Укыган вакытта телевидениега барып караганым булмады, ләкин соңарып булса да, телевидение өлкәсенә килеп кердем. Бүген мин “Яңа гасыр” каналында үз тапшыруымны алып барам. Җиңел эш түгел, ләкин минем өчен яңа һәм кызык эшчәнлек. Аңа әле миңа өйрәнәсе бар, чөнки телевизион журналистика белән матбугат арасында аерма бик зур.
- Миңназыйм абый, бүген без сезне баш редактор итеп беләбез. Журналист һәм редактор – гомумән, бу ике төшенчәне чагыштыру мөмкинме һәм урынлымы?
- Беренче чиратта, язмаган журналистны редактор итеп кую - дөрес түгел дип саныйм. Мин бүген – үзем дә уйнаучы тренер: язам, тапшырулар әзерлим, иҗат итәм дигән сүз бу.
Журналистика – вирус шикелле, керсә, котылуы бик авыр, хәтта “антивурсниклар” да коткара алмый, ярдәм итми (көлә). Еш кына шундый сорау белән очрашам: ә нишләп редактор язмый? Әлбәттә, редакторның язуын бик теләмиләр. Чөнки редакторның фикере - хөкүмәт фикере буларак саналыр дип куркалардыр, күрәсең. Мин моны тора-бара аңладым. Чөнки редактор итеп куйгач, мин бик нык яза башлаган идем һәм миңа шул вакытта, “сине бит шушы урынга сайлап куйганнар, димәк синең язган сүзеңне дөрес аңламаска мөмкиннәр” дип аңлатучылар табылды.
Мин үзем беркайчан да түрә була алмадым, һәм теләмәдем дә. Түрә - ул бүген бар, иртәгә юк. Мин беләм, кайчан да булса “11 ел эшләдең, булды, җитте” дип, килеп әйтәчәкләр, үзем беренче булмасам әле... Һәрбер кешегә потенциал, мөмкинлек һәм вакыт бирелә. Вакыт алга таба атлый, мин, әлбәттә, аңа ияреп барырга тырышам. Ләкин кайчак була шундый чаклар, рәхәтләндереп үземнең язасым килә, иҗатка кереп чумасы килә... Кайберәүләр “пенсиядә язырсың әле” диләр, ләкин әлеге сүз - “пенсиягә чыккач, намаз укырмын” дигән шикеллерәк яңгырый. Вакытында язарга кирәк, вакытында эшләргә кирәк ул эшләрне. Беренчедән, Ходай күпме гомер биргән безгә, беребез дә белми. Шуңа күрә мин язу ягында. Төзәткәндә дә, мин кешенең стиленә карап төзәтмим, һәркемнең үз стиле, ләкин шул ук стильдә дә хаталар очрый. һәрбер журналистның үзенчәлеген саклап калырга тырышам.
- Миңназыйм абый, сезнең журналист тормышында үзләренең эзләрен калдырган остазларыгыз, бөек шәхесләр бардыр? Кемнәрне атап үтәр идегез?
- Кеше, табигате буенча, һәрвакыт кемгәдер охшарга тырыша. Балалар бакчасында – яраткан тәрбиячең, мәктәптә – яраткан укытучың була. Син аларның фәнен, эшен ярата башлыйсың, үзләре синең кумирыңа әверелә. Журналистикада да шулай ук. Газетада басылган язмаларны син авторлары аша яратасың.
Студент вакытта безне Мирхәт Хөснимәрдәнов укытты. Бик матур, сәнгатьле, бөтен булган күңелен, хисләрен биреп сөйләүче кеше иде. Мин аның белән соңыннан “Т.Я”дә дә эшләдем әле. Ул сөйләгәндә, без - студентлар авызына гына карап тора идек. Шул чакта “Эх, Мирхәт абый кебек язсаң иде” дип уйлый идем. Ул “хат эзеннән” рубрикасын алып бара иде. Мин дә аның кебек хат эзеннән бик күп йөрдем, аңа караптыр инде. Ул безгә һәрчак үз практикасыннан чыгып сөйли иде, журналист тикшерүен бармак белән аңлата иде безгә. “Т.Я”дә эшләгәндә, мин хат эзеннән кайтып та кермәдем. Килгән хатлар буенча язу бүген дә якын миңа.. Әгәр мөмкинлегем булса, бүген дә хат юлыннан кайтып кермәс идем, ләкин вазыйфаларым башкага юнәлгән шул.
Икенче эз калдырган исем дип, мин Исмәгыйль Шәрәфиевне атап үтәр идем. Ул - студентлыктан мине журналистика хезмәтенә алып кереп киткән кеше. Бүген дә мин аның укучысы, бүген дә аралашыбыз, ул мине редакторлык серләренә өйрәтте, минем практик тәҗрибәмә ул бик зур өлеш керткән кеше.
- Миңназыйм абый, сез редактор булгач, хаталарга бик игътибарлы карыйсыз. Ә үзегезнең тәҗрибәгездә хаталы язмалар булганы бармы?
- Хаталардан качып була мени ул? Минем дә андый хәлләр булды. Берсендә, Комсомол партияләре җыелышы турында язарга кирәк иде, шундый күңелсез генә җыелыш иде, журналист булгач, язарга, барырга кирәк. Ләкин мин партия конференциясенә бармыйча гына, телефонны алдым да, кемнәр сайланган, кемнәр чыгыш ясаганын сорап алдым, яздым, газетага бирдем. Бу материал чыкты, шуннан редактор шалтырата, “син бу исемнәрне кайдан алдың” дип курыккан һәм шаккаткан тавыш белән дәште бу миңа. “Нишләп тикшермәдең” ди. Мин Снурнытин дигән кешене Шнурнытин дип язганмын. Кечкенә генә язма булуга карамастан, шуны күргәннәр, шалтыратканнар...
Икенче очрак: эшли генә башлаган вакытым, “территория” дигән сүз белән очраштым, бу рус сүзе, мин әйтәм, бәлки ул безненң “тирә-туры” дигән татар сүзеннән киткәндер дим, һәм шулай язып та куйдым. Редактор кереп “татарда андый сүз юк бит, үзең генә кертсәң инде” дип көлеп чыгып киткән иде...
- Миңназыйм абый, редакция – ул зур бер гаилә, ә сез шул гаилә башлыгы буласыз. Шушы зур гаилә татулыгының серләре нидә?
- Мин беркайчан да сүз йөрткәнне яратмадым һәм яратмыйм да. “Теге болай эшләде, бу тегеләй эшләде” дип кереп әйткән сүзләрне мин тыңламыйм һәм ишетергә дә теләмим. Мин барысын да үзем күрәм, аңлыйм, кемнең-кем икәнен беләм, ләкин кеше сүзенә беркайчан да ышанмыйм. 11 ел дәверенедә беркайчан дә кешегә үч итеп , эшләмәдем, чөнки ачу саклау, үпкә саклау – иҗат коллекттивында бигрәк тә начар сыйфат. Кем генә булмасын, кешенең күзенә туры карап әйтү – иң дөресе. Коллектив минем эчкерсез икәнемне беренче көннән үк аңлап алды, гаеп итеп әйтмим, бары тик редактор буларак үз фикеремне белдерәм. Эш вакытында төрле хәлләр була, төрле сүзләр әйтелә, ләкин аларның берсе дә шәхес буларак кешегә әйтелергә тиеш түгел. Профессиональ яктан булган кимчелекләргә мин һәрчак басым ясыйм, чөнки бу - эш, ә мин - баш редактор, шунсыз булмый. Әйе, әйтүнең дә төрлесе бар. Әни һәрчак “кешегә соңгысын әйтергә тырышма” дия торган иде. Редактор күп очракта көйли, җайлый белергә тиеш. Чөнки, чыннан да, безгә бергә яшисе. Иртән һәркөн саен коллектив белән җыелышып сөйләшәбез, гаиләдәге шикелле. Кемнең нинди проблемалары бар, кем ничек йоклап торган, кем ничек килеп җиткән һ.б. Безнең редакция коллективы зур булуга карамастан, мин кемнең ничек сулаганына кадәр белеп торам.
- “Журналистикадан китәм, арыдым” дигән чаклар булдымы?
- Дөресен генә әйткәндә, “Китәм” дигән сүз беркайчан да булмады. Моны мин профессиямнең дөрес сайланылуы, үз юлымнан дөрес барганым белән аңлата алам. Ләкин арыган, туйдырган вакытлар, әлбәттә, була. Минемчә, әлеге хәләт, үз-үзеңне тулысынча яраткан эшеңә биреп эшләгәннән барлыкка киләдер. Мондый чакларда мине туган ягым - авыл коткара. Авыл һәм мунча. Мунчадан башка яши алмыйм мин, атна саен авылга кайтып, туган ягымның табигатенә сокланып, мунча керүгә берни дә җитми инде.
- Миңназыйм абый, баш редакторның шәхси тормышына, гаиләсенә вакыты каламы?
- Мин һәркөнне эшкә сигезенче яртыда килеп җитәм, һәм кич сигезенче яртыга кадәр утырам, кайвакыт тугыз да тулып китә. Эштән кайтканда, гаиләдәгеләр йокларга әзерләнеп йөри, балалар киткән була, оныкны күрмичә дә калам.. Шәхси тормышка вакыт бөтенләй калмый диярлек. Һәм шуңа күрә эш атнасы беткәч, мин теләсә-ничек авылга кайтып егылу ягын карыйм.
Буш вакытымда (әгәр буш вакыт таба алсам), мин китап укыйм, яраткан авторларым бар, яттан белә торган китапларым бар. Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Мәхмүт Гәлләү китапларын берни белән дә алыштырып булмый. Татарча китаплар яратам, милләтебезнең үткәнен, татар халкыбызның тарихын без белергә тиеш. Безнең татар милләте бик күп халыкка туфрак булды, ләкин үзебезнең дөнья дәрәҗәсендәге потенциалыбызны үти алмыйбыз. Менә монсына күңел үртәлә.
Минем өчен, бернигә дә карамастан, гаилә беренче урында кала бирә. Гаилә булмаса ,яшәп булмыйдыр ул дөньяда. Пенсиягә чыкканның икенче көнендә үк эштән китәр идем дә үземне тулысынча гаиләмә багышлар идем. Чөнки синең бар булган мөмкинлегең, потенциалың, вакытың инде сарыф ителгән, башкарасы эшләр эшләнгән, яулыйсы үрләр инде синеке, яшьләргә урын бирергә кирәк.
Минем иң зур хыялым - пенсиягә чыккач, туган якка кайтып, үзем салган йортта оныклар, гаиләм, балалар белән бергә мәш килеп үзем өчен гомер итәргә. Бу көннәрне мин түземсезлек белән көтәм.
- Миңназыйм абый, уңыш һәм тормыш девизы нидән тора?
- Бервакытта да Үткәнгә үкенмәскә! Үткән эшкә Салават! Мин беркайчан да үткәннәргә борылып карамадым һәм үкенмәдем. Ул дин буенча да ярамый. Мин дини гаиләдә үстем, әнием намаз кешесе. Кечкенәдән үк дини тәрбия алдым. Күңелсезләнергә ярамый икәнлеген беләм. Бар нәрсә дә Ходайдан дип алырга кирәк. Нәрсә булса да, яхшыга юрарга, чөнки бу дөньяга һәркем үз миссиясе белән килә. Һәркемнең Ходайдан бирелгән җәмгыятьтә үз урыны, үз эше булырга тиеш. Дөньяга тугансың икән – юктан гына түгел. Журналистика, минем өчен психология, анда байлык та юк, акча да юк. Урын, акча, дәрәҗә – ул бүген бар, иртэгэ юк – эшеңнән ямь һәм тәм табып, тормышның матурлыгын, гүзәллеген күреп яши белергә кирәк!