КФУ галимнәре галлаузиттан ясалган нанотрубокларның куркынычсызлыгына багышланган тәҗрибәләрен мәртәбәле Advanced Materials журналында бастырылды.
Advanced Materials - Wiley-VCH (Germany) нәшрияте астында чыга торган рецензиялештерелгән фәнни журнал. Нәшриятнең импакт- факторы (2014 нче елгы мәгүлүмат буенча) - 17.493.
Әлеге фәнни хезмәтнең авторлары КФУның НИЛ Бионанотехнология җитәкчесе Равил Фахруллин һәм КФУның халыкара киңәшчесе, Луизиана (США) Техник Университеты микротехнология институты профессоры Юрий Львов, шулай ук кытай коллегаларыбыз Пекин университетының тикшеренүчеләре - Вен Чаи Вонг (Wencai Wang) и Ли Кун Чжан (Liqun Zhang).
Үзләренең басмаларында галимнәр биологик күзәнәкләр һәм суалчаннарны тикшереп, галлаузитның куркынычсыз булуын исбатлауны күрсәтәләр. Шулай ук галлаузитлы торбаларның молекулаларны саклый алуын белдерәләр.
ДНК инкапсуляциясе һәм галлаузиттагы ферментлар - тикшеренү өчен яңа тармак. Функциональ наноблоклар буларак галлаузитлы торбалар тере күзәнәкләр өстенә япма буларак файдаланыла алалар.