Журналистика бүлегенә килү өчен сәләтле дә булырга, яза да белергә, әлбәттә, теләк тә кирәк. Саба районындагы очрашуларда бу фикер еш яңгырады.
Саба гимназиясендә 9-10 сыйныф укучылары журналист һөнәренең үзенчәлекләре белән танышты. Очрашуга Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Заһит улы Гарифуллин, КФУның татар журналистикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәсимә Муллаян кызы Галиева, “Мәдәни Җомга” газетасының журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сөембикә Кыям кызы Кашапова, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Саба таңнары” газетасы мөхәррире урынбасары Фәнил Фәһим улы Мәүлетов килгән иде.
Саба гимназиясендә мондый журналистлар десанты беренче тапкыр икән әле. “Саба мәктәбендә булганым юк иде, паспортымда Саба районында туган дип язылса да”, – дип шаяру катыш чыгышын башлады Васил Гарифуллин. Танылган галимнең балалык, мәктәп еллары Саба районы, шушы район газетасы тарихы белән бәйле. “Саба күңелемә бик якын. Мәктәптә укыганда ук иҗат фестивальләрендә, “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсе эшендә катнашуымны, район газетасына тырыша-тырыша язмалар әзерләвемне хәтерлим. Мәктәптә булган вакыйгалар турында да күп яза идек. Университетта укый башлагач, район газетасына практика үтәргә дип кайттым, – дип сөйләде Васил Заһит улы үткәннәрне искә алып. – Биредә без барыбыз да Саба төбәгеннән чыккан журналистлар. Сәлам якташлар, дип әйтәсем килә. Бирегә без һөнәребез турында фикер алышу өчен җыйналдык”.
Һөнәрләр күп төрле, еш кына кайсын сайларга дип уйланып та каласың. Күп акча китерә торганнары, бик популяр булганнары һәм кызыклы, күңелеңә якыннары да бар. Бүгенге мәгълүмати заманда журналист һөнәре бигрәк тә үзенчәлекле булып тоела. Әмма һәр һөнәрнең үз үзенчәлеге, үз өстенлеге бар. КФУдагы Югары журналистика мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин мәктәп укучыларын журналистика дөньясы серләре белән генә таныштырды. Яхшы каләм иясе булыр өчен ничек белем, тәҗрибә тупларга кирәклеген аңлатты. Бүген, мәсәлән, журналистика бүлегенә укырга керү өчен БДИны да дөрес сайларга кирәк. Чыгарылыш сыйныф укучылары сайлый торган имтихан рус әдәбиятыннан булырга тиеш. Рус теле һәм әдәбиятыннан җыйган балларга иҗат имтиханы баллары да кушыла.
Шул ук көнне Саба районында “Серле каләм” иҗат бәйгесенә йомгак та ясалды. Укучыларның иҗат бәйгесендә районның барлык мәктәпләреннән дә балалар актив катнашты, жюри 130 га якын эшне карады. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә акчалата һәм истәлек рәвешендәге бүләкләр тапшырылды. «Гран-при» иясе дип Түбән Шытсу төп мәктәбеннән Гәбдрәкыйпова Камилә табылды.
Әлеге конкурсны оештыруда Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Габдрахман улы Шәрәфиев һәм район Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гариповның өлеше аеруча зур. Ә инде бәйгенең “ут”ын даими рәвештә Саба районы кызы, КФУ доценты һәм “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәсимә Галиева “дөрләтеп тора”. “Серле каләм” бәйгесе сабалыларның якташлары, профессор Васил Гарифуллин исеме белән дә бәйле. Саба төбәгендә укучы мәктәп балалары һәм яшьләр өчен әлеге иҗат бәйгесе дистә елга якын уздырылып килә. Васил Заһит улы ел саен җиңүче укучылар белән очрашырга һәм аларны бүләкләргә үзе кайта. “Бәйге дистә еллар дәвамында уздырыла. Бу бәйгедән җиңгән укучылар “Алтын каләм” республика фестивалендә катнаша, КФУга журналистика бүлегенә укырга керә. Киләчәктә аны мәктәп укучылар һәм яшьләр арасында зона фестивале рәвешендә дә үткәрү уебыз бар. Район хакимияте белән бергә әнә шулай уртак фикергә килдек”, – диде Васил Гарифуллин.
Очрашуда шулай ук “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Саба таңнары” газетасы редакциясе филиалы директоры-баш мөхәррире Рөстәм Гәбдрәүф улы Исмәгыйлов, Шәмәрдән авылындагы “Яшьлек” үзәге директоры Динар Каршигаевич Маканов та катнашты.
Менә алар “Серле каләм” бәйгесенең җиңүчеләре:
«Мәктәп газеталары» номинациясендә:
1 урын - “NEW GENERATION” – Яңа буын (Сәләтле балалар мәктәп-интернаты)
2 урын - “Дулкын” ( Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбе)
3 урын - “Ай нурлары” ( Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе)
«Наркотикларга каршы көрәш» номинациясендә:
1 урын - Гыйниятова Зәлия (Түбән Шытсу төп мәктәбе)
2 урын - Әхтәмҗанова Алинә (Түбән Шытсу төп мәктәбе)
3 урын - Гасимуллина Язгөл (Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбе)
«Сәламәт яшәү рәвеше» номинациясендә:
1 урын - Сергеева Анжелика (Шәмәрдән лицее)
2 урын - Гараева Эльвина (Шәмәрдән лицее)
3 урын - Галиәхмәтова Римма (Иштуган урта гомумбелем бирү мәктәбе)
«Иҗади язмалар» номинациясендә:
«Гран-при» - Гәбдрәкыйпова Камилә ( Түбән Шытсу төп мәктәбе)
1 нче категория ( 5, 6 сыйныфлар):
1 урын - Хисмәтов Әмир (Шәмәрдән лицее)
2 урын - Фатихов Илфир (Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе)
3 урын - Шәйхуллина Эльвина (Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе)
2 нче категория ( 7, 8 сыйныфлар)
1 урын - Галиева Гөлинә (Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбе)
2 урын - Хафизова Зәринә (Шекше төп гомумбелем бирү мәктәбе)
3 урын – Шакиров Илгиз (Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбе)
3 нче категория (9,10, 11 сыйныфлар)
1 урын - Галимҗанова Рәфидә (Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбе)
2 урын - Каюмова Ясминә ( Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе)
3 урын – Шагабиева Дилә (Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәбе)
Шулай ук бәйгедә актив катнашкан түбәндәге укучыларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды:
1. Фәйзуллина Алинә (Ә.А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомумбелем бирү мәктәбе)
2. Маркелов Тимур (Шәмәрдән лицее)
3. Равилов Илсаф (Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе)
4. Гыйльманова Чулпан (Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе)
5. Рамазанова Гөлназ (Шәмәрдән лицее)
6. Нәгыймова Әдилә (Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе)
7. Сәмигуллина Азалия (Иштуган урта гомумбелем бирү мәктәбе)
8. Хаҗиев Илмир (Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе)
9. Гарифуллин Айнур (Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе)
10.Ибраева Минзада (Шәмәрдән лицее)