Күптән түгел без, татар журналистикасы бүлеге студентлары һәм педагоглары, Журналистлар берлеге бинасында “Саба таңнары” район газетасы вәкилләре белән очраштык. Кичәне җырчы Тәслимә Низамиева Саба районына багышланган җыры белән башлап җибәрде. Ул да шул райноннан чыккан, аннан да бигрәк, безнең татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган. Шуннан соң газета тарихы белән танышуга күчтек.
...1930 елда Саба районы оеша. Шул ук елның 25 ноябрендә ул вакытта “Колхоз байрагы” газетасының беренче саны дөнья күрә. Газетаның беренче редакторы булып Зыя Маликов тора. Күпмедер вакыт чыкмый торганнан соң, 1963 елда ул үз эшчәнлеген “Җиңү байрагы” исемендә яңадан башлый. Ә “Саба таңнары” исеме газетага 1990 елның сентябрендә бирелә. Басманың күпьеллык тарихы безгә шактый танылган шәхесләр бүләк итә. Аның баш редакторы урынында Гыйльмулла Әхмәдуллин, Сания Кәримова, Нәсыйх Абуллин, Дәүләт Мөхәммәтшин, Федор Степанов, Габделбәр Гәлиәкбаров, Газиз Нәбибуллин, Кәрим Сафин, Тимершәех Әхмәтшин, Хөснулла Шәфигуллин, Федор Ермаков, Тәлгат Нәҗмиев эшләгән. Хәзерге көндә әлеге эшне Рөстәм Исмәгыйлов башкара.
Журналистлар берлеге бинасында “Саба таңнары” хезмәткәрләре оештырган күргәзмәдәге экспонатлар газетаның шәхси матбугат музееннан алынган. Монда беренче газета саннары, элек эштә кулланылган басма әсбаплары, фотоаппарат, диктофон, язу машинкасы һәм башка бик күп кызыклы әйберләр очратырга була. Экспонатларны туплау белән шөгыльләнгән Илсинә Галимуллина һәм музей мөдире Ильмира Галимуллина музей белән безне якыннанрак таныштырып киттеләр.
“Саба таңнары” хәбәрчесе Фәнил Мәүләтов, бүгенге көндә “Казан утлары”нда эшләүче Гөлзада Бәйрәмова, КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин әлеге газетада эшләгән яки студент чакта практика үткән вакытлар турында сөйләде, кызыклы истәлекләр белән бүлеште.
Кичә азагында без “Саба таңнары” хезмәткәрләренә кызыксындырган сорауларны бирә алдык. Редакция хезмәткәрләре безне җәйгә практика үтәргә чакырып калды.