Егерме беренче февраль безнең сыйныфыбыз өчен гадәти түгел, ә бик кызыклы көн булды. Без Казан Федераль Университетының журналистика бүлегендә кунакта булдык. Университетның ишекләрен ачкач, безне Сабирова Ләйлә Рашитовна каршы алды. Ул “DarelfӨnүn” газетасының мөхәррире. Ләйлә апа безнең мәктәбебезгә ике тапкыр кунакка килде, шуңа күрә без аны бик яхшы беләбез. Башта ул безне кафедраның тарихын чагылдырган бүлмәгә җыйды. Анда безгә татар журналистикасы кафедрасының мөдире Гарифуллин Васил Загитович журналист һөнәре һәм университет турында бик күп мәгълүмат бирде. Татар журналистикасы тарихы, аңа нигез салучылар, атаклы журналистларның фотоларын күрсәтте. Һәрберез аны йотлыгып тыңлады. Профессор безнең белән шундый дусларча, җылы аралашты. Университетка кергәндәге дулкынланулар да онытылды.
Аннан соң без бик кызыклы ачыш ясадык. КФУ да “Яшел су”дип аталган бүлмә бар икән. Бу яшел бүлмәдә кызыклы очрашулар үткәрәләр, яңалыклар, төрле видеолар, тапшырулар төшерәләр. Тәҗрибә өчен безнең укучыларыбыз – Галимова Камилла һәм Кривоногов Андрей яңалыклар студиясендә тылсымлы урындыкка утырдылар. Бу тылсымлы бүлмәләрне безгә КФУның журналистика һәм медиокоммуникация Югары мәктәбенең директоры Толчинский Леонид Григорьевич күрсәтте. Ул безгә университет бинасы, аның тарихы һәм журналистика һәм медиокоммуникация Югары мәктәбе турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Без авызларыбызны ачып, ябарга да онытып аны тыңладык.
Вакыт бик тиз үтте. Без ике сәгать үткәнен сизми дә калдык. Безгә бу экскурсия бик ошады. Укытучыларның безнең белән шулай мөләем һәм гади итеп аралашулары бик гаҗәпләндерде. Шундый атаклы шәхесләр белән очрашу безнең күңелебездә якты хәтирә булып калыр. Хәзер безнең сыйныфыбызда журналистика кафедрасына укырга керергә теләүчеләр дә бар. Менә мин үзем дә кулыма каләм алып мәкалә яздым.