Общая трудоемкость дисциплины составляет 4 зачетных единиц 144 часов.
|
|
1. Кереш дәрес. Татар календарьлары барлыкка килүнең алшартлары.
|
|
Татар матбугаты барлыкка килсен өчен хезмәт иткән тарихи, иҗтимагый, сәяси, мәдәни, икътисадый сәбәпләр.
|
XIX гасырда Россиядә цензура торышы. Татар телендә китаплар чыгару. Патша хакимиятенең китап һәм матбугат бастыру эшенә каршы килүе сәбәпләре.
|
Казан университеты галимнәре И.И.Запольский, М.Г.Никольскийның, зыялылар К.Насыйри, П.Пашино, В.Курочкин, Г.Ильяси, Ш.Әхмәров, Ә.Максуди, К.Мотыйгый, О.С.Лебедева һ.б. татарча матбугат булдыру өлкәсендәге эшчәнлеге.
|
Газеталарны алыштырырлык чара - календарьлар чыгаруга керешү.
|
Дөнья тарихында календарьлар тоткан урын. Төрле халыкларда календарь тарихы. Россиядә XIX-XX гасырларда рус телендәге басма календарьларның эчтәлеге.
|
|
2. Беренче өстәл һәм стена календарьлары.
|
|
Рәхмәтулла Әмирханов һәм татарларда яңа басма төре - "Горрәлек" календаре. Аның күләме һәм эчтәлеге.
|
Татарларда 1841-1871 нче еллар аралыгында чыккан даими булмаган календарьларның эчтәлеге.
|
Каюм Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлеге. 1871 нче ел өчен басылып чыккан календарьларының яңалыгы һәм төп үзенчәлеге. К.Насыйриның 1871-1898 нче елларда төзеп бастырган календарьларының фәнни белемнәр таратуга һәм татар халык авыз иҗаты әсәрләрен популярлаштыруга керткән өлеше.
|
Шиһабетдин Рәхмәтуллинның мәгърифәтчелек эшчәнлеге. 1891-1901 нче еллар аралыгында чыгарга өстәл календарьларының белешмә характерында булуы.
|
Татар телендә беренче стена календарьларының авторы Фатих Халидинең мәгърифәтчелек эшчәнлеге. Календарьларында үгет-нәсихәт бирүче хикәятләр. Татар матбугатында беренче тапкыр буларак, кулинария темасын күтәрү.
|
Әхмәтһади Максудиның мәгърифәтчелек эшчәнлеге. Ул төзеп бастырган календарьларда башка телдәге басмалардан күчереп алып бастырылган мәгълүматлар.
|
|
3. ХХ гасыр башында чыккан татарча календарьлар.
|
|
ХХ гасыр башында барлыкка килгән яңа төр басма календарьларга хас төп үзенчәлекләр. Шәрәфетдин Шаһидуллинның мәгърифәтчелек эшчәнлеге. Элеге шәхеснең татар рекламасын популярлаштыру юлында алып барган эшчәнлеге.
|
"Заман" календарьларының эчтәлеге. Аларда фотоиллюстрацияләр куллану. Календарьда татар тормышын, татарлардан атаклы кешеләр тормышын яктырту.
|
Минһаҗетдин Кадермәти һәм аның "Мәшвәрәт" календаре. Календарьның эчтәлеге. Анда яңа полиграфия мөмкинлекләрен файдалана башлау.
|
Бертуган Кәримовлар, "Сәбах" көтепханәсе, "Милләт" көтепханәсе, "Кәримов, Хөсәенов һәм К" иптәшлеге тарафыннан чыгарылган календарьларына тематик һәм жанр ягыннан характеристика.
|
С.И.Строганов календарьларының рекламаны үстерүгә керткән өлеше.
|
|
4. 1841-1917 елларда чыккан календарьларның типологиясе.
|
|
Горрәлек, календарь, тәкъвим, альманах - календарь атамалары. Календарь басмага характеристика. Календарь һәм газета-журнал кебек басма массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы аерма һәм охшашлыклар.
|
Календарьларны типларга бүлү. Ел исәбе буенча - ай һәм кояш календарьлары, вакыт буенча - "мәңгелек", еллык һәм сезонлы, куллану өлкәсе буенча - дини һәм дөньяви, мәгълүматының эчәтеле буенча - универсаль һәм махсус, максати юнәлеше буенча - фәнни, уку-өйрәтү, популяр, гамәли, реклама календарьлары, конструкцияләре буенча өстәл һәм дивари төрләргә бүленүе.
|
1841-1917 еллар аралыгында чыккан татар календарьларының ел исәбе буенча берьюлы ай һәм кояш календарьлары булуы. К.Насыйри. Ш.Рәхмәтуллин, Ш.Шаһидуллин, М.Кадермәтинең еллык басмалары, М.Ш.Салихов тарафыннан төзелгән 12 еллык календарь, Ф.Халидинең 25 еллык басмасы.
|
Универсаль эчтәлектәге календарьлар (К.Насыйри, Ш.Рәхмәтуллин басмалары). Махсуслашкан эчтәлектәге календарьлар (Ш.Шаһидуллин, К.Бәширов, М.Кадермәти басмалары).
|
|
5. Беренче татар календарьларының өстәл һәм дивари төрләре.
|
|
1841-1917 елларда чыккан календарьлардагы материалларның тематикасы. Жанрлар системасы.
|
Календарьлар ярдәмендә фәнни белемнәр тарату. Аларда урын алган тарих, география, астрономия, астрологиягә кагылышлы материаллар.
|
Тарихи мәгълүматлар урнаштыру. К.Насыйриның "Хәтердә тотарга тиешле бәгъзе вакыйгалар", "Русиянең башланганлыгы", Ш.Рәхмәтуллинның "Россия императорының нәсел вә әүладлары", "Заман" календарында "Русия патшасының нәселе" хронологияләре.
|
Ш.Рәхмәтуллиның "Казан шәһәрендәге вә аның кысаларындагы мәчетләр" күзәтүе, "Заман"да ел саен атаклы кешеләр турында басылып килгән мәгълүматларның эчтәлеге.
|
К.Насыйри, К.Бәширов, Ф.С.Әль-Сатмыш, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе басмаларында дөньядагы халык саны, диннәр турында статистик мәгълүматлар. К.Бәширов календарындагы "Җир йөзендәге зуррак мәмләкәтләрнең җәгърәфияви статистикасы" фәнни-популяр мәкаләсе.
|
"Мәшвәрат" календарында "Сәйярәләр хакында мөхтәсар мәгълүмат" мәкаләсе.
|
Календарьларда хәбәри жанрларның кулланылышы. К.Насыйри, К.Бәширов, Ш.Шаһидуллин басмаларында хәбәри жанрлар.
|
Җәмгыятьтәге вакыйгаларга карата фикер белдерү максатында аналитик язмаларга мөрәҗәгать итү. Тәмәке тарту, исерткеч эчүгә каршы юнәлдерелгән фәнни-популяр мәкаләләр. Халыкның милли үзаңын күтәрү максатыннан язылган мөхбирнамәләр. Материалларда иҗтимагый, сәяси, әдәби, педагогик темалар.
|
Календарьларда фотосурәтләр басылу. Фотохәбәр, фоторепортаж жанры барлыкка килү процессы.
|
Татар галимнәре тарафыннан халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю эшчәнлеге. Календарь авторларының да бу эшкә үз өлешләрен кертүе.
|
К.Насыйри һәм Ф.Халиди календарьларындагы сынамышлар, К.Насыйри, Ш.Рәхмәтуллин, "Шәрыкъ", "Заман" басмаларындагы мәкальләр һәм әйтемнәр, К.Насыйри басмасындагы бәет һәм риваятьләр.
|
Бертуган Кәримовлар, "Сәбах", "Милләт" көтепханәләре, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, Ф.Халиди басмаларында мәзәкләр.
|
|
6. Совет чоры календарьлары.
|
|
Беренче совет календарлары. Аларда традицион эчтәлекнең яңа чор идеологиясе белән бәйлелектә бирелүе.
|
Бөек Ватан сугышына кадәр чыккан календарьларның типологиясе һәм алардагы төп темалар.
|
Бөек Ватан сугышы чоры календарьларының төп темалары. Бөек Ватан сугышы чоры календарьларында идеологик тәрбия. Сугыш һөнәренә һәм саклану чараларына өйрәтү. Туган илгә мәхәббәт, дошманга нәфрәт тәрбияләүдә халык авыз иҗаты әсәрләренә һәм милли чараларга мөрәҗәгать итү. Календарьларда әдәби әсәрләр куллануның әһәмияте. Сугыштан соңгы календарьларда тема төрлелеге.
|
|
7. Бүгенге көн календарьлары.
|
|
Бүгенге чорда чыгучы календарьларга материал туплау үзенчәлекләре.
|
Газета һәм журнал редакцияләре каршында чыга башлаган календарьлар. Аларны әзерләүдә журналистларның катнашуы.
|
Газета рубрикаларының календарьларда кабатлануы.
|
Календарьга материал туплау принциплары: теманың "картаймавы", чор өчен әһәмияте, материал геройларының популярлык дәрәҗәсе; төрле ел фасылларына туры килерлек мәгълүматларның булуы (бакча эшләре, кош-корт асрау һ.б.); материалларның календарьның типологиясенә туры килүе (хатын-кызлар өчен, аш-су әзерләү буенча һ.б.); язмаларның күләме; материалларда миллилекнең чагылыш табуы.
|
|
|