Бүлек татар милләтенең киләчәге турында кайгыртып, милли кадрлар әзерләүдә зур көч куеп яши. Биредә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен, татар халкы тарихын өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бездә заман сулышын тоеп эш итүгә, милләтебезгә хезмәт итәрдәй яшь, талантлы, фәнни һәм гамәли әзерлекле белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирелә.

Университетның тагын бер үзенчәлеге булып, студентларны беренче курстан ук фәнни эшкә тарту, аларда фәнни фикерләү күнекмәләре калыплаштыру тора. Бүлектә төрле юнәлештәге фәнни түгәрәкләр эшләп килә. Студентлар фәндә актуаль булган мәсьәләләргә багышланган конференцияләрдә катнашалар, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар.

Бүлектә нәтиҗәле рәвештә яшь гыйльми-педагогик кадрлар әзерләү эше җайга салынган: татар әдәбияты, хәзерге татар теле, тел һәм әдәбият укыту методикасы, чагыштырма типология буенча аспирантура һәм докторантура, татар теле, татар әдәбияты, лингвокультурология, тәрҗемә теориясе, филология буенча магистратура эшли.

Татар филологиясен киләчәктә үз һөнәрләре итеп сайлаучыларны гаҗәеп кызыклы, мавыктыргыч тормыш көтә. Факультет студентлары дәрестән тыш вакытларын файдалы үткәрәләр. Алар өчен “Мизгел” яшьләр театры, Татар халык хоры, “Яшьлек” бию түгәрәге эшли. Шулар арасында иң уңышлы эшләп килгән “Мизгел” яшьләр театры оешканга 20 елдан артык. Бу вакыт эчендә театр коллективы шактый гына җитди материалны – Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш», «Кырларым-тугайларым», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Саташу», Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты», «Мәхәббәт турында җыр», Хәбиб Фәтхуллинның «Күзләр», Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», «Йөрәк сере», Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» , А.Дударевның «Сагышларым – гомер агышларым» һ.б. әсәрләрен сәхнәләштереп, тамашачы алдында зур уңышларга иреште.

Әдәбият кафедралары каршында яшь каләм әһелләрен берләштерүче “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе бар. Берләшмәгә йөрүчеләрнең иҗат җимешләре һәр елны нәшер ителә торган “Илһам канатында” әдәби җыентыкта урын алып бара. Җыентыкның 6 томы инде дөнья күрде. “Әллүки” иҗат түгәрәге тырышлыгы белән төрле уку йортларында белем алучы студентлар һәм мәктәп укучылары арасында ел саен “Шигъри Сабантуй” иҗат бәйгесе оештырыла.

Бүлектә белем алучы барлык студентлар да тулай торак белән тәэмин ителгән. Алар шәһәр үзәгендәге һәм Универсиада авылындагы заманча тулай торакта яши.

Университетнын матди-техник базасы бик бай. Барлык лекция аудиторияләре экран, видеопроекторлар белән җиһазландырылган, компьютер класслары да бар. Барлык компьютерлар да интернетка тоташа. КФУ – үзенең бик бай китапханәсе белән дан тоткан уку йорты. Татар фәненә багышланган уку залы безнең бүлек урнашкан бинада хезмәт күрсәтә. Монда кирәкле булган теләсә нинди китапны табарга һәм укырга мөмкин.

Бүлектә белем алып чыккан студентларның татар халкына милли тәрбия бирү, татар телен, әдәбиятын, тарихын һәм чит телләр укыту өлкәсендә нәтиҗәле эшләүләрен булдыру йөзеннән, махсус эшкә урнаштыру комиссиясе эшли.

Әгәр сез туган телебез, тарихыбыз, әдәбиятыбыз, милли мәдәниятыбыз белән кызыксынсагыз һәм тагын да тирәнрәк өйрәнергә, шулар белән бергә тагын инглиз теле һәм кытай, төрек телләре, башлангыч сыйныф укытучысы яки мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү буенча өстәмә белгечлекләр дә алырга телисез икән, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенә рәхим итегез! Сезне көтәбез!