Бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе – татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнү, саклау, пропагандалау һәм үстерү буенча шөгыльләнүче дөньяның иң эре фәнни-белем бирү үзәге. Шул ук вакытта ул Россия Федерациясендә тюркология һәм билингваль белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы үзәкләренең берсе дә.

Югары мәктәп базасында татар теле һәм әдәбияты, тюркология, музыка һәм рәсем сәнгате, гамәли журналистика, PR һәм реклама юнәлешендә эшләүче белгечләр, би- һәм полилингваль педагогик кадрлар әзерләнә. Безне тәмамлаучылар фән һәм мәгариф өлкәсендә, тюркология үзәкләрендә, дәүләт һәм муниципаль оешмаларда, массакүләм мәгълүмат чараларында, тәрҗемәчелек учреждениеләрендә, туристлык һәм реклама агентлыкларында һ.б. урыннарда уңышлы эшлиләр.

Югары мәктәп укытучылары татар теле һәм әдәбият белеме, лингвокультурология, тюркология, милли педагогика, Идел буе халыклары фольклоры өлкәләрендә фәнни тикшеренүләр алып баралар, РФ һәм ТРның язучылар, рәссамнар һәм композиторлар берлекләре, башка фәнни һәм иҗади берләшмә әгъзалары булып торалар.

Югары мәктәп базасында “Каюм Насыйри институты”, “Татар теленнән халыкара сертификация үзәге”, “Ана теле” онлайн мәктәбе һәм татар мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге башка күләмле халыкара проектлар уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла.Татар китап нәшрияты белән берлектә “китап графикасы һәм нәшрият эше” фәнни-укыту лабораториясе эшли. 2013 елдан өч телдә (инглиз, татар һәм рус) «Tatarica» халыкара фәнни журналы нәшер ителә. Журнал дөньяның алдынгы фәнни китапханәләренә, университетларына һәм фәнни үзәкләренә җибәрелә, 2015 елда ул дөньядагы иң эре EBSCO мәгълүматлар базасына керде.

Югары мәктәптә «Мизгел» яшьләр халык театры, «Яшьлек» бию коллективы, «Аҗаган» халык җыры һәм «Бәйрәм» вокаль-инструменталь ансамбле, яшь шагыйрьләр һәм язучылар өчен «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсе эшләп килә.

Югары мәктәпне тәмамлаучылар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин; Татарстан Республикасының Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими  вәкиле Ренат Вәллиуллин; Татарстан Фәннәр Академиясе академиклары Мансур Хәсәнов, Әбрар Кәримуллин, Мирфатыйх Зәкиев, Рүзәл Юсупов; Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил; Татарстан Республикасы халык язучылары Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев, Илдар Юзеев, Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин; Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла; XXI гасырда әдәбиятка керткән өлеше өчен Халыкара Евразия премиясе лауреаты шагыйрь Ленар Шәех; Татарстан Республикасының халык артистлары Айдар Фәйзрахманов, Рамил Төхвәтуллин, Айдар Галимов, Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Гүзәл Уразова һ.б. бар.