Бер сүз белән әйткәндә,  быел  кем безнең уку йортына укырга керә һәм кем тулай торакка мохтаҗ, барыгыз да шәһәр үзәгендә - Пушкин урамында урнашкан студентлар йортыннан (моннан төп бинага җәяү 15 минут эчендә килеп җитәргә мөмкин) яки Универсиада авылыннан тору урыны алачаксыз. Бүлмәләр ике, өч, дүрт кешегә исәпләнгән. Уку залы бар.

Универсиада авылындагы бүлмәләрдә яңа җиһазлар урнаштырылган, Интернет эшли. Һәр студентка 8-9  квадрат метр урын каралган. Бу  Россия  югары уку йортлары тулай торакларындагы минималь  стандартлардан шактый  югары.  

Урнашу өчен, үзең белән түбәндәге документларның булуы шарт:

-  паспорт;

-  ИНН (күчермәсе);

-  RWга кан анализы (яшәү урынындагы шифаханәдән алып киленә. 10 көн эчендә яраклы);

-  соңгы ел өчен флюрография нәтиҗәсе (төп нөсхә һәм күчермәсе);

-   тулай торакка урнашу өчен, терапевтан медицина белешмәсе;

-  табиблар тикшергәннән соң бирелгән белешмә (беренче курс студентлары өчен).