«TATARICA»  фәнни периодик басмада бастыру өчен тәкъдим ителгән

мәкалә кульязмаларын бәяләү тәртибе турында

НИГЕЗЛӘМӘ

1. Бәяләүне оештыру

1.1. Редакциягә килгән барлык фәнни мәкаләләрне бәяләү мәҗбүри. «TATARICA»  журналында бастырырга тәкъдим ителгән мәкаләләрнең кулъязмаларын бәяләүне туры килгән серияләрнең редакция коллегияләре оештыра. Мәкаләләрнең кулъязмаларына бәяләмәләрнең сыйфаты һәм вакытында башкарылуына җаваплылык тематик серия өчен җаваплы мөхәрриргә йөкләнә. Рецензияләү вакытын серия өчен җаваплы сәркәтип билгели.

1.2. Сериянең чыгасы басмасы өчен җаваплы мөхәррир һәм җаваплы сәркәтип, килгән мәкаләнең журналның профиленә, формалаштыру таләпләренә туры килүен билгеләгәннән соң, рецензиягә җибәрәләр. Мәкаләнең кулъязмасын бәяләү өчен «TATARICA» фәнни басмасының тематик серияләр редакцион советы һәм редколлегиясе әгъзаләре белән беррәттән, Казан федераль университеты һәм башка  югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениеләренең мәкалә темасына фәнни белгечлеге якын булган югары квалификацияле галимнәре, белгечләре (фән докторлары, профессорлар, фән кандидатлары, доцентлар) җәлеп ителә. Рецензияләнә торган  эшнең авторы яки соавтор рецензент була алмый.  Җибәрелгән кулъязмалар авторларының шәхси милке булуы һәм андагы фикерләр таратылырга тиеш түгеллеге рецензентларга хәбәр ителә. Бәяләүчеләргә мәкаләләрнең копияләрен алу рөхсәт ителми. Рецензияләү конфиденциаль үткәрелә.

1.3. Рецензияләү аноним башкарыла. Мәкалә авторына бәяләмә тексты белән танышу мөмкинлеге бирелә. Рецензент мәкаләдәге материалларның ялган яки плагиат (күчерелгән) булуы турында белдергәндә анонимлыкны бозу мөмкинлеге бар.

1.4. Рецензиядә мәкаләне төзәтергә яки эшләп бетерергә дигән тәкъдим  булган очракта, сериянең җаваплы сәркәтибе, мәкаләнең яңа вариантын әзерләгәндә андагы фикерләрне искә алу яки аргументлар белән кире кагу тәкъдиме белән, бәяләмә текстын авторга җибәрә. Автор яңадан эшләгән нөсхә кабат рецензиягә бирелә.

1.5. Бәяләмә язучы мәкаләне басарга тәкъдим итмәгән очракта, редколлегия мәкаләне, әйтелгән искәрмәләрне искә алып, кабат эшләргә дип, кире кайтара яки башка рецензентка бирә.

1.6. Мәкаләне кабул итү турындагы соңгы карарны (нәтиҗәне) серия редколлегиясе кабул итә һәм ул редколлегия киңәшмәсе беркетмәсенә теркәлә.

1.7. Мәкаләне басарга дигән  карар кабул ителгәннән соң,  сериянең җаваплы сәркәтибе бу турыда авторга хәбәр итә һәм бастыру вакытын күрсәтә. Рецензия тексты авторга җибәрелә.

1.8. Мәкаләләр кулъязмаларына язылган бәяләмәләр мәкалә басылган көннән башлап өч ел дәвамында тематик сериянең редакция коллегиясендә сакланырга тиеш һәм РФ ЮАК эксперт советы соравына тәкъдим ителергә тиеш.

2. Бәяләмә эчтәлегенә таләпләр

 

2.1. Бәяләмәдә мәкалә материалына квалификацияле анализ, аңа объектив, дәлилләнгән бәя һәм нигезле тәкъдимнәр булырга тиеш.

2.2.  Рецензиядә түбәндәгеләргә  аерым игьтибар бирелергә тиеш:

2.3. Бәяләүче кулъязманы яхшырту максатыннан, авторга һәм нәшриятка тәкъдимнәрен бирергә тиеш. Бәяләүченең искәрмәләре һәм теләкләре кулъязманың фәнни, методик дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән, объектив һәм принципиаль булырга тиеш.

2.4. Бәяләмәнең йомгаклау өлешендә тулаем мәкалә турында  дәлилләнгән нәтиҗәләр урын алырга һәм аның  РФ ЮАК раслаган, фәнни белгечлек номенклатурасына туры килә торган конкрет фәнни юнәлеш буенча «TATARICA» журналында бастыруның муафиклыгы турында төгәл тәкъдим булырга тиеш.