Журналда татар халкының теле, әдәбияты, тарихы, мәдәнияте, сәнгате һәм мәгарифе өлкәләрендә яңа гыйльми эзләнүләрне яктырткан фәнни мәкаләләр бастырыла; күренекле татар галимнәре һәм татарларга кагылышлы мәсьәләләрне өйрәнүчебашка галимнәр хакында биобиблиографик материаллар, төрки дөнья фәнни вакыйгалары турында кыска хәбәрләр бирелә.

 

Кулъязмаларны тәкъдим итү кагыйдәләре

Журналның редакция коллегиясенә түбәндәгеләр тәкъдим ителә:

1) мәкаләнең тексты (ике телдә татар/рус һәм инглиз), аннотациясе (өч телдә 150-200 сүз) һәм төп төшенчәләре (5-8 сүз) электрон вариантта tatarica.kpfu@gmail.com адресына юллана. Теләүчеләр өчен өстәмә түләү хисабына тәрҗемәче хезмәте каралган. Редакциягә инглиз телендә тәкъдим ителгән мәкаләне рус яки татар теленә тәрҗемә итү соралмый. Мәкаләне формалаштыру таләпләрен  журналның http://tatarica.kpfu.ru сайтыннан табарга мөмкин;

2) автор (авторлар) турында рус, татар һәм инглиз телләрендә мәгълүматлар теркәлгән хат:

•   Фамилия, исеме, әтисенең исеме (тулысынча)

•   Шәһәр, ил

•   Эш урыны (адресы белән бергә)

•   Вазифасы

•   Гыйльми исеме һәм гыйльми дәрәҗәсе

•   Эш телефоны

•   Кәрәзле телефон (редакция өчен)

•   Электрон адрес;

3) Мәкаләнең авторы кандидатлык дәрәҗәсен (PhD) алырга теләүче аспирант яки соискатель булса, фәнни җитәкче бәяләмәсе (өч телнең берсендә: рус, татар, инглиз) сорала.

Мәкаләдә соңгы 10 елда басылган хезмәтләргә сылтама бирү әһәмиятле.

 

Кулъязмаларны карау тәртибе

Материалларны бастыруга сайлап алу эчке һәм тышкы бәяләмәләр, журнал редколлегиясе карары нигезендә башкарыла. Мәкаләгә куелган төп таләп – язманың югары фәнни критерийларга (хезмәтнең актуальлеге, фәнни яңалыгы һ.б.) туры килүе. 

Гомуми таләпләргә җавап бирмәгән һәм моңа кадәр басылган яисә башка журнал редакцияләренә юлланган мәкаләләр кабул ителми.

Мәкаләгә кертелгән стилистик һәм формаль характердагы төзәтмәләр автордан башка хәл ителә. Җитдирәк төзәтмәләр автор белән килешеп башкарыла яисә мәкалә, эшләп бетерү өчен, авторга җибәрелә.