«Tatarica» журналының бу бүлегендә татар теле, әдәбияты, тарихы, мәдәнияте, мәгарифе мәсьәләләренә караган фәнни хезмәтләргә (мәкаләләрдән алып диссертацион тикшеренүләргә кадәр) бәяләмә бирү күздә тотыла.

Җәмәгатьчелеккә фәнни хезмәтнең чыгуы хакында хәбәр итеп, аны репрезентацияләүдән тыш, бәяләмә теге яки бу хезмәткә гомумфәнни белем киңлегендә бәя бирә һәм аның фәндәге урынын да билгели. Бәяләмә шулай ук татар фәненең хәзерге торышын чагылдыру, гыйльми хезмәтләрне бәяләү критерийларын, фәнни эшләргә таләпләр системасын формалаштыру чарасы да булып тора. Төрле жанрдагы хезмәтләр (сүзлек, белешмәлек, ярдәмлек, монография һ.б.), галимнәрнең тикшеренү эшчәнлеге юнәлешләре, алар эшкәрткән алымнар, фәнни бурычлар, тикшеренү материаллары, авторның идиостиле, фәнни әсәрнең теле һ.б. – барысы да бәяләү объекты булырга мөмкин.

Безнең журнал өчен фәнни бәяләмәнең әһәмияте – мәгълүмат җиткерү, ягъни укучыга яңа фәнни басманың эчтәлеге хакында хәбәр җиткерү. Бу рубрика татар фәненең хәзерге торышын мөмкин кадәр тулы чагылдырырга ярдәм итәчәк. Рецензиянең текстка фәнни анализ ясауга бәйле бәя бирү функциясе дә читтә кала алмый, текстның эчтәлеге һәм формасына гомуми күзәтү бирелә, уңай һәм кимчелекле яклар билгеләнә, дәлилләр белән исбатлана, нәтиҗәләр ясала.

«Tatarica» журналы битләрендә төрле бәяләмәләр урын алачак:

– фәнни хезмәтнең эчтәлеге һәм үзенчәлекләре ачыкланган аннотацияләр;

– фәнни бәхәсләр тудырган әсәрләргә багышланган кыска күләмле тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләр.

Шулай ук татар теле, әдәбияты, тарихы, мәдәнияте, мәгарифенә багышланган яңа диссертацион тикшеренүләргә; соңгы елларда нәшер ителгән монографик тикшеренүләргә; методик-педагогик әдәбиятка; охшаш проблемалар яктыртылган фәнни мәкаләләр төркеме һәм башка төр хезмәтләргә тематик күзәтү характерындагы рецензияләргә дә аерым урын биреләчәк.