Татар тарихы затлы һәм күренекле шәхесләргә бай. Журналның «Personalia» бүлеге көч-куәтләрен, акыл-гыйлемнәрен, егәрлек-сәләтләрен татар халкына хезмәт итүгә багышлаган, төрки-татар һәм мөселман халыкларының иҗтимагый-фәлсәфи фикере, мәдәнияте, мәгарифе тарихында дан казанган зыялы затларның тормыш сәхифәләре, киңкырлы эшчәнлекләре турында мәгълүмат-белешмә бирүне максат итеп куя.

Татар халкының тарихи ватаны көнчыгыш Европа һәм Евразиянең үзәге, Төрки дөньяның иң көнбатыш ягы булып санала. Гареб белән Шәрыкнең арасында капка булган Казан шәһәре XIX-ХХ гасыр чикләрендә милли Ренесанс мәркәзе буларак таныла.

Шәрык һәм төрки дөнья әдәби-мәдәни тарихында да тирән эз калдырган шәһәрләр – Казан, Оренбург, Бакчасарай, Җаек, Уфа, Әстерхан ХХ гасыр башында иҗтимагый-рухи яңарышның үзәкләре була. Бу мәдәни төбәкләр татарны могътәбәр, мәгълүматлы һәм укымышлы күренекле шәхесләр, әдипләр һәм галимнәр белән тукландырып тора. Биредә туып үскән зыялылар бүген дә татар халкының гына түгел, Идел-Урал буйларында урнашкан халыкларның да тарихында эз калдырган шәхесләр буларак искә алына.

Бу юнәлештә татар халкы тарихын өйрәнү гыйлемендә күпмедер тәҗрибә тупланган. Татар дөньясында эз калдырган милләтпәрвәр шәхесләр, милли яңарышның әйдаманнары, мәртәбәле татар нәселләре турында мәгълүматлар тарихчы, фәлсәфәче, мәгърифәтче һәм илаһият галиме Ш.Мәрҗанинең татар халкы тарихын язуда беренче тәҗрибәләреннән булган «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар», Р.Фәхретдиннең «Асар», «Танылган кешеләр һәм зур вакыйгалар», «Танылган ир-атлар», «Танылган хатын-кызлар» хезмәтләрендә чагылыш таба.

Совет чорында идеологик чикләүләр мөмкинлек биргән кадәр биобиблиографик, әдәби сүзлекләрдә, тарихи чыганакларда, журналлардагы махсус сәхифәләрдә милләтнең фидакарь затлары турында белешмәләр урын ала. ХХ-ХХI гасыр чикләре яңарыш дулкынында күренекле татар уллары-кызларының тәрҗемәи хәлләрен һәм күпьяклы эшчәнлекләрен яктырту юнәлешендә игелекле эш-гамәлләр кылынды. Татар мәдәнияте тарихында җитди хезмәт булган «Татар энциклопедиясе» сәхифәләрендә татар укучысына моңа кадәр исемнәре аз яки бөтенләй таныш булмаган шәхесләрнең тормыш сукмаклары һәм эшчәнлекләре яктыртыла. «Җыен» фонды тырышлыгы белән тарихчы, археограф, җәмәгать эшлеклесе М.Госманов мөхәррирлегендә татарның күпсанлы мәшһүр шәхесләренә (Ф.Кәрими, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Г.Кариев, К.Тинчурин, Ә.Хәсәни, Г.Сәгъди, Г.Рәхим һ.б.), халкыбызны өйрәнүгә зур өлеш керткән башка милләт вәкилләренә (К.Фукс, В.Радлов һ.б) багышланган фәнни-биографик, тарихи-документаль китаплар дөнья күрде. Әмма могътәбәр шәхесләребез болар белән генә чикләнми. Исемнәре һәм кылган игелекле гамәлләре бай китапханәләрнең серле киштәләренә яшеренгән, чит илләрдә яшәп тә, гомерләрен татар милләтенә хезмәткә багышлаган каһарман затлар үз дәрәҗәләренә лаек бәя алуны көтеп ята.

«Tatarica» журналы битләрендә фидакарь хезмәтләре белән татар халкы йөрәгенә исемнәрен язып та, бүгенге көндә мәгълүм сәбәпләр аркасында онытылып калган яисә онытылырга мәҗбүр ителгән олуг шәхесләребез турында мәгълүмат бирелеп, аларның игелекле исемнәре халык күңеленә, татарның бай һәм зур тарихына кире кайтарылачак. Милләт язмышы белән янган мәшһүр, затлы шәхесләр хакындагы биобиблиографик белешмә, аларның милләткә багышланган тормыш сәхифәләре, халкыбыз үсешенә файдалы һәм нәтиҗәле эшчәнлекләре яшь буында милли үзаң, милләт белән горурлану хисләре һәм туган халкыңа хезмәт итү теләге тәрбияләүгә юл ача.