Журналның «Тарих һәм җәмгыять» бүлеге үз укучыларына күренекле галимнәрнең һәм яшь тикшеренүчеләрнең мәкаләләрен тарих (тарихи чыганакларны һәм тарих белеме үсешен өйрәнә торган фәннәрне дә үз эченә ала), археология (эпиграфика һәм нумизматиканы да кертеп), этнография (этнология), татарлар һәм төрки халыклар антропологиясе кебек берничә фәнни юнәлештә, борынгы һәм урта гасырлар дәвереннән башлап бүгенге көннәргә кадәр булган киң хронологик чикләрдә тәкъдим итә.

Биредә татарларның төрки телле ата-бабалары этногенезын һәм этник тарихын яктырткан, һуннар, төрки каганлыклар, Бөек Болгар, Хәзәр каганлыгы, Идел буе Болгар дәүләте, Җүчи Олысы (Алтын Урда) һәм аннан соңгы дәүләтләр (Казан, Әстерхан, Кырым, Себер ханлыклары, Ногай Урдасы) тарихларын да кертеп, урта гасырлар төрки-татар цивилизациясе формалашу һәм үсүгә караган актуаль мәсьәләләргә, бу дәүләтләрдә яшәүчеләрнең күрше халыклар, Евразия дәүләтләре белән мөнәсәбәтләренә багышланган фәнни тикшеренүләрдә күпгасырлык татар тарихының башлангыч этаплары чагылыш табачак.

Татар халкының күпмилләтле Россия дәүләте эчендәге (XVI гасырның икенче яртысыннан алып XX гасырның башына кадәр) урынын объектив яктырту, татарларның Россия дәүләтчелеге, икътисады һәм мәдәнияте үсешенә керткән өлешен өйрәнү – бу бүлекнең мөһим бурычларының берсе. Татарстан галимнәренең төрки халыклар тарихына карата үз концепцияләрен төзергә, расларга омтылулары рус һәм татар халыклары арасындагы авыр, каршылыклы мөнәсәбәтләрне яктырткан иске карашларны яңадан тикшерүне таләп итә. Шуны да искәртеп үтү мөһим: бу карашларга нигезле тәнкыйть рус галимнәре тарафыннан уңай кабул ителә. Шулай ук тарихчыларның игътибарын XVII-XVIII гасыр татар тарихында булган күпсанлы «ак тапларга» юнәлтергә теләр идек. Архивта булган язма чыганакларны тиешле дәрәҗәдә белмәү сәбәпле, бүгенге көндә бу «тапларның» өйрәнелү дәрәҗәсе бик түбән.

Журналда совет чоры һәм аннан соңгы дәверләрдәге татар тарихының аз өйрәнелгән аспектларына аеруча зур игътибар биреләчәк. Аерым алганда, бу исәпкә 1980-1990 елларда, XXI йөзнең башында Татарстанда барган этноиҗтимагый һәм этносәяси вакыйгалар, милли хәрәкәт идеологиясе формалашу, дәүләтчелекне торгызу өчен көрәш, татарларның икътисади һәм рухи тормышындагы үзгәртеп корулар белән бәйле проблемалар да керә.

Россия Федерациясе составында сан ягыннан икенче урында торган татарлар, төп халык буларак, Идел буенда һәм Урал алдында тыгыз укмашып яшиләр. Моннан тыш алар Россиянең бөтен төбәкләренә, якын һәм ерак чит илләргә дә таралганнар. Татар диаспорасының төрле тарихи дәверләрдә, иҗтимагый-икътисади, сәяси сәбәпләр аркасында килеп чыккан проблемалары Татарстан тарихчылары тикшеренүләрендә чагыштырмача яңа темалардан санала һәм хәзерге шартларда гаять мөһим, гамәли яктан әһәмиятле булган бу тема һәрьяклап өйрәнүне таләп итә.

Х йөз башыннан Идел буе Болгар дәүләте, соңрак Алтын Урда һәм Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән дәүләтләр, төньяк һәм төньяк-көнчыгыш провинцияләр сыйфатында, урта гасыр мөселман цивилизациясе йогынтысында калган. Шул заманнан алып ислам татар җәмгыятенең үсешендә төп юнәлешләрне билгели башлый, хәтта совет чорында хакимлек иткән атеизм да халыкны рухи тамырларыннан мәхрүм итә алмый. «Татарлар тарихында ислам» темасы, аның төрле аспектлары, ягъни татар халкының иҗтимагый-сәяси тормышының барлык үсеш этапларында ислам диненең тоткан урыны, Россиянең эчке һәм тышкы сәясәте формалашуда ислам факторы, дин һәм татар халкының рухи хәзинәсе проблемалары һ.б. илебезнең һәм чит ил галимнәренең игътибарын җәлеп итәр, аларның хезмәтләре безнең журнал битләрендә лаеклы урынын табар дип өметләнәбез.