«Әдәбият» бүлегендә татар әдәбиятының борынгы чорлардан алып хәзерге көннәргә кадәр үткән юлын, үсешен, тарихи-әдәби процесс закончалыкларын милли тарих фонында яктырту бурычы куела. Мең елдан артык тарихы булган төрки-татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш хәрәкәте берничә дәвердән, чордан тора.

Сүз сәнгатен өйрәнү әдәбият туган вакыттан ук башланса да, татар әдәбиятына кагылышлы беренче фикер-карашлар ХIХ гасырда гына барлыкка килә. Г.Утыз-Имәни, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Р.Фәхрет­дин һ.б. хезмәтләрендә аерым чор әдәбияты, язучылар һәм аларның әсәрләре хакында бай мәгълүматлар урын ала. ХХ гасыр башында Ф.Әмирхан, Г.Тукай, Җ.Вәлиди, Г.Ибраһимов һәм башкаларның эшчәнлегендә татар әдәбияты тарихын өйрәнү буенча беренче адымнар ясала, әмма ул 1920-1930 елларда гына Г.Ибраһимов, Г.Газиз, Г.Рәхим, Г.Нигъмәти һ. б. тырышлыгы белән фән буларак формалаша. 1940-1950 елларда М.Гайнуллин, Г.Халит, Х.Хәйри, Г.Кашшаф, Б.Гыйззәт кебек әдәбият галимнәре әдәби барышны, әдәби-рухи мирасны сыйнфыйлык ноктасыннан өйрәнүнең тар кысаларыннан чыгару юнәлешендә тикшеренүләр алып баралар. 1960-1980 елларда татар әдәбияты тарихын хронологик эзлеклектә яктырткан, структур һәм тарихи поэтиканың үсешен чагылдырган хезмәтләр, жанр, стиль һәм әдәби юнәлеш-агым мәсьәләләренә багышланган, әдәби-тарихи чорның аерым язучылары иҗатын анализлаган монографик тикшеренүләр дөнья күрә.

ХХ-ХХI гасыр чикләрендә җәмгыятьнең икъти­сади, иҗтимагый-идеологик нигезләре алмашыну сәбәпле, халкыбызның рухи хәзинәсе булган әдәбиятка, аның фәненә мөнәсәбәт үзгәрә. Яңарышның төбендә татар әдәбияты үткән юлны гомумкешелекнең рухи кыйммәтләре, яңарган эстетик, әхлакый, фәлсәфи, тарихи принциплар яссылыгында өйрәнү һәм бәяләү ята. Шуңа күрә милли иҗтимагый-мәдәни аңның бер өлешен тәшкил иткән әдәбият тарихын, аның үсеш баскычларын яңача бәяләү бүгенге көндә мөһим мәсьәләләрдән исәпләнә. Һәр тарихи-әдәби чорның төп тенденцияләрен һәм закончалыкларын аерып чыгару, милли иҗади үзаңның хәрәкәте һәм юнәлешләре, традицияләрнең сакланышы һәм яңалыклар, һәр чорның үзенчәлекләреннән тыш гомуми әдәби барышка хас сыйфатларны билгеләү һ.б. проблемалар бүлектә урын алган материалларда яктыртылачак.

Татар әдәбияты тарихының чорларга бәйләнеш­ле милли үзенчәлекләре, әдәби хәрәкәтнең этник һәм эстетик йөзен билгели торган аерымлыклар, этнос теориясе, милли-этник психология, татар халкының менталитеты, иҗтимагый-эстетик идеалы, сәнгатьчә фикерләвенең милли үзенчәлеге кебек проблемалар аерым тематикалар рәвешендә, шул исәптән, башка әдәбиятлар белән чагыштырма планда да яктыртылачак.

«Әдәбият» бүлегендә даими рәвештә чагылыш табарга тиешле тагын бер өлкә – әдәбят теориясе һәм әдәби тәнкыйть. Аерым алганда, татар хал­кының рухи үсеш дәрәҗәсен гәүдәләндергән милли әдәбият нәзариясе, әдәби тәнкыйть тармакларында ирешелгән казанышларга игътибар ителәчәк. Татар әдәбияты һәм тарихын тикшерү кординаталары системасын эшләү, чагыштырма поэтика (төрле стильләр, жанрлар, шигырь төзелеше) проблема­ларына, тарихи поэтикага (жанр, сюжет, стиль үзенчәлекләрен, сурәтләү чараларын тарихи үсеш-үзгәреш планында яктырту) аерым урын биреләчәк. Әдәби юнәлеш, әдәби агым, метод (реализм, романтизм, классицизм, модернизм, постмодернизм) проблемалары һәм аларның татар әдәбиятында чагылышын яктырткан хезмәтләр, әдәби әсәрләргә, ядкәрләргә комплекслы якын килеп, тарихи, фәл­сәфи-эстетик планда үткәрелгән аналитик тикше­ренүләр шулай ук күз уңында булырга тиеш. Фәнни ачышлары һәм эзләнүләре белән татар әдәбият белеме тармакларында яңа сүз әйткән, үз «гыйльми мәктәп»ләрен һәм юнәлеш­ләрен булдырган галим­нәр мирасын яктырту да – «Әдәбият» бүлегенең мөһим бурычларыннан берсе. Текстология, әдәби чыганакчылык һ.б. ярдәмче тармакларның актуаль мәсьәләләре дә махсус игътибар итүне сорый.

Татар халкы, аның әдәбияты һәм мәдәнияте, фольклоры хәзерге вакытта мөстәкыйльлеккә иреш­кән тугандаш-төрки халыкларда гына түгел, Гареб һәм Шәрык кыйтгалары мәмләкәтләрендә дә зур кызыксыну уята. Чит ил галимнәре татар сүз сәнгате, аның күренекле язучылары һәм шагыйрь­ләренең рухи мирасын шәрехләүгә үзләреннән мәгълүм өлеш кертәләр. 1917 елгы Октябрь борылышыннан соң мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребезнең татар әдәбиятына, әдәбият фәненә караган хезмәтләрен халыкка кайтару – «Әдәбият» бүлегенең тагын бер бурычы.

Матур әдәбият халык авыз иҗаты бишегендә барлыкка килгән һәм элек-электән аның белән тыгыз бәйләнештә яши. Халык иҗаты татар әдә­биятының нигезе булып тора. Фольклор гомумтөрки әдәбият, урта гасырлар һәм яңа заман әдәбияты дәверләрендә дә милли сүз сәнгатен халкыбызның яшәеше, теләк-омтылышлары белән бәйле мотивлар, сюжетлар, мифологик һәм традицион-символик образлар, алдынгы идеяләр белән тулылындырып торган. Менә шуңа күрә дә әдәби әсәрләргә анализ вакытында татар әдәбиятының һәр тарихи чорында фольклор катламнарын аерып чыгару каралачак. Шулай ук журналның әлеге бүлегендә татар фольклористикасы тарихында ирешелгән казаныш­лар, бу тармакта фундаменталь хезмәт авторлары, фольклорчы галимнәрнең гыйльми эшчәнлеге дә яктыртылачак.