Безнең лабораториядә яңа биологик һәм биоберләштерелә торган матдәләрне барлыкка китерү эшләре башкарыла. Төзелгән биоматдәләр дару җиткерү һәм тере кузәнәкләрнең өстендә модификацияләр  үткәреп, микроскопик һәм спектроскопик техника ярдәмендә аларның сурәтләрен төшерү өчен кулланыла. Лабораториябездә микроскопик контейнерлар, күп катлы юка элпәләр, биосенсорлар һәм ясалма күпкүзәнәкле системалар эшләп чыгарыла. Биоматдәләрнең функция мөмкинлекләренә модификация үткәрер өчен төрле наноматдәләр (нанокисәкчекләр, наносүсләр һ.б) кулланыла. Наноматдәләрнең агулылыгын тикшерү өчен тәҗрибәләребездә күп төрле өлгелләр (модельләр) белән файдаланабыз.  Фәнни тикшеренүләребезнең тагын бер юнәлеше ̶  тукыма инженериясе һәм күзәнәкләр  терапиясендә кулланылган магнитлы “киборг”-күзәнәкләрне кирәкле урынга җитештерү һәм киңлектә рәтләп урнаштыру өчен яңа ысуллар эзләү.

Без хезмәттәшлеккә ачык. Булган сораулар буенча (уртак фәнни проектлар; бионанотехнология буенча уку материалларын бастыруга әзерләү; конференцияләрдә лекцияләр уку; бионанотехнология, биотехнология, микробиология, биохимия, аналитик, физик һәм коллоид химия буенча диссертацияләрдә оппонент булу) ̶ күрсәтелгән электрон адрес буенча мөрәҗәгать итегез  (kazanbio@gmail.com).