Nanomedicine: Nanotechnology, Biology and Medicine журналында бастырылган C. elegans суалчаннарын өйрәнүгә кагылган фәнни тикшеренүләребез Рәсәй интернет чыганакларында яктыртылды.
Тикшеренүләребезгә матди ярдәм күрсәтүче Рәсәй фәнни оешмасының интернет челтәрендә безнең эшебез турында мәгълумат урнаштырылган.
Безнең белән тыгыз хезмәттәшлек итүче ОПТЭК ширкәтенең хезмәткәре Денис Фокин мәкаләбезнең автордашы. Оешманың интернет челтәрендә мәкаләгә кагылышлы кызыклы язманы укый аласыз.
“Чердак” интернет-порталында киң укучылар аудиториясенә безнең тикшеренүләребез һәм аларның әһәмияте белән таныштыра.